Җәмгыять
Бөгелмәдә бер хатын-кыз ике яшьлек баласын тәрәзәдән ташлаган
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Бөгелмә бүлекчәсе Лениногорскида яшәүче бер хатын-кызга карата җинаять эше ачкан. Әлеге хатын-кыз ике яшьлек баласын үтермәкче булган дип фаразлана, дип хәбәр итә "Бугульминская газета".
Тикшерү версиясе буенча, Бөгелмәгә кунакка килгәч, әлеге хатын-кыз баласын дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән урамга ташлаган. Җинаять урынына килеп җиткән медиклар, балага...
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Бөгелмә бүлекчәсе Лениногорскида яшәүче бер хатын-кызга карата җинаять эше ачкан. Әлеге хатын-кыз ике яшьлек баласын үтермәкче булган дип фаразлана, дип хәбәр итә "Бугульминская газета".
Тикшерү версиясе буенча, Бөгелмәгә кунакка килгәч, әлеге хатын-кыз баласын дүртенче каттагы фатир тәрәзәсеннән урамга ташлаган. Җинаять урынына килеп җиткән медиклар, балага ярдәм күрсәтеп, аны хастаханәгә урнаштырганнар.
Җинаять кылуда шикләнелүче хатын-кыз тоткарланган. Хәзер аны сак астында тоту мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев