“Бүген соңга калмаска кирәк!”–фотолар
Медсовет "Бүген соңга калмаска кирәк!" 132 бала туган, 201 кеше үлгән. Узган елгы күрсәткеч бу. 13215 кеше яшәгән районыбызда туучылар саны 2015 ел белән чагыштырганда 13 кешегә ким. Миокард инфарктыннан үлүчеләр саны дүрт мәртәбә артык... Сүрия МИНГАТИНА Үлем күрсәткеченең 42,3 процентын кан әйләнеше авыртулары тәшкил итә, икенче урында төрле авыртулар,...
Медсовет
"Бүген соңга калмаска кирәк!"
132 бала туган, 201 кеше үлгән. Узган елгы күрсәткеч бу. 13215 кеше яшәгән районыбызда туучылар саны 2015 ел белән чагыштырганда 13 кешегә ким. Миокард инфарктыннан үлүчеләр саны дүрт мәртәбә артык...
Сүрия МИНГАТИНА
Үлем күрсәткеченең 42,3 процентын кан әйләнеше авыртулары тәшкил итә, икенче урында төрле авыртулар, алар - 33,33%, өченче урында яман шеш авыртулары, алар үлем күрсәткеченең 11,44%ын алып торалар, дүртенче урында -сулыш юлы авыртулары. Тагын йөрәккә тия торган бер күрсәткеч: хезмәткә сәләтле яшьтәге халыкның үлеме -13,9 %. 2015 ел белән чагыштырганда 22,1 % кимрәк үзе. Үлүчеләрнең яше 2012 елдан соң олыгаюга таба бара һәм 2016 елда ул уртача 76 яшьне күрсәтә. Кызганыч, бу сан да уртача күрсәткеч. 7 март кәнне район үзәк больницасында 2016 елгы эшләренә хисап ясаучы сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үзләре дә шулай уйлап куйганнардыр. Чөнки үлем күрсәткече өчен елның-елында тәнкыйть утына эләгә алар. Дөрес, узган елгы күрсәткечләр алдагы 2015 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда шактый уңай. Шулай да авырып, терелә алмый дөньядан китүчеләр җитәрлек.
Аларның 46,77проценты - хатын-кызлар, 53,23е - ирләр. Узган ел үлем күрсәткеченең 7 төп сәбәбен киметү өчен районыбызда чаралар планы да эшләнгән иде. Шушы план нигезендә эшләү үлем күрсәткечен 11,8 процентка киметкән үзе, 2015 елда ул 1000 кешегә 16,9 булган. Күп булып күренсә дә, соңгы ун елны күздән кичерсәк, үлүчеләр саны азаюга таба бара, диләр, 2006 елда 1000 кешегә -18 % булган. Системалы эшләү нәтиҗәсендә соңгы 6 елда йөрәк ишемиясеннән үлүчеләр саны 32 %ка кимегән, шул ук вакытта инфаркттан үлүчеләр саны 100 кешегә 83,5 % булган.
Медсовет эшендә катнашучы районыбыз кураторы, ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Елена Ивановна Шишмарева да: "Сезнең бу инфаркт белән ни дә булса эшләргә кирәк. Сез Казанга иң якын урнашкан район, югары белемле табиблар белән тәэмин ителеш әйбәт. Бу сезне бизәми..." - диде.
Дөрес, баш табиб Азат Гарипов үзенең докладында инфаркттан үлүчеләрнең сәбәпләрен атаганда, аларның күбесенең амораль тормыш алып баруларын, эчкечелек белән шөгыльләнүләрен әйтеп узды. Җитмәсә берничәсенең яшәү урыны буенча гына бездә теркәлеп, үзләренең читтә яшәве мәгълүм. Шундый 7 очракка тукталды ул. Эчүчеләрнең кайсы я йокыдан уянмаган, кайсын кар көртеннән 3 көннән соң табып алганнар, кайсының үлеп ике көн ятканнан соң ишеген ватып кергәннәр... Сәбәпләре бар кебек, тик тынычланып кына булмый...
Узган ел яман шеш авыртулары белән көрәш елы иде. Шулай булса да үлем күрсәткече алдагы ел белән бер чама: 100 кешегә - 174,04. Гомуми үлем күрсәткечендә яман шештән үлүчеләр саны - 11,4%. Хезмәткә яраклы яшьтәге 21,74% кешенең үлеме дә аяныч. (Гомуми күрсәткеч 100 кешегә - 74,1) Шулай да алдагы ел белән чагыштырганда 1 кешегә кимрәк. Республика буенча рейтингны карасак, яман шеш авыртуы белән чирләүчеләр һәм үлүчеләр саны буенча Әтнә районы 20-25 урында санала. Күп тоелса да, без рекорд куймыйбыз әле. Чөнки, диспансерлаштыру кысаларында тикшеренүләр хәлне күпкә яхшырткан, 885 хатын-кызның 165ендә күкрәк шеше патологиясе барлыгын күрсәткән. Өстәмә тикшеренү 2 кешедә яман шеш авыртуын күрсәтеп, алар башлангыч стадиядә тулы дәвалану курсын үткән. Мәни бизе авыртуы буенча 552 ир кеше каралып, 44е кабат тикшерелгән. 8 кешедә төрле дәрәҗәдәге чир табылган. Алар да дәваланган. 1418 кешенең тизәге тикшерелеп, 114 кеше кабат тикшеренү узган. 4 кешенең эчәклегендә яман шеш авыртуы табылган... - саный китсәң эшләнгән эшләр байтак. 2016 ел ахырына 274 кеше яман шеш авыртуы белән исәптә тора. Бу районыбызда яшәүче һәр 48 кешенең берсе. 2011 дә - һәр 63 нең берсе, 2015 тә - һәр 52нең берсе. Уңайга кебек, тик монысы да өшетә торган күрсәткеч. "Әгәр авыл кешесенең күренергә, тикшеренергә вакыты юк икән, диспансерлаштыруны өч елга бер тапкыр түгел, бәлки ешрак үткәрә башларга кирәктер", дигән фикерне дә әйтте Казаннан килгән куратор.
Яман шеш белән көрәшкәндә, сулыш юлы авыртуларыннан дөнья куючылар 18,23 %ка арткан. Ашкайнату органнары авыртуларыннан үлүчеләр 50 %ка кимеп, 100 кешегә - 22,8%. ДТПлардан үлүчеләр, аллага шөкер, кимегән. Районда 16 һәлакәт теркәлгән, 21 кеше зыян күргән, 1 кеше вафат. Үз гомеренә кул салучылар да булмаган. Йогышлы авыртулар, туберкулез, ВИЧтан үлүчеләр дә юк. 2016 елда 3702 кешегә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән, 2819 авыруның өенә барылган. Үз вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтү - 99,8 %. Табибларга күренергә 73555 кеше килгән. Узган ел Арчадагы кан әйләнеше авыртулары үзәгенә үзебездә теркәлгән 32 кешенең 30ы илтелгән. Миокард инфаркты белән 22 авыруны башкалага озатканнар. 89 райондашыбыз югары технологияле медицина ярдәме алган. 32 кешегә коронография, 28 кешегә стентирование ясалган.
Диспансерлаштыру буенча план 106,55 %ка үтәлгән. Узган ел сәламәтлек саклау өчен 88 342,9 мең сум акча тотылган. Бу алдагы елга караганда 6,2 процент артык. Бер кешегә 7,23 мең сум туры килә. Район халкына 30 табиб, 92 урта медицина хезмәткәре хезмәт күрсәтә.
Сан да сан, цифр да цифр дип ачуланасыздыр инде, хисап җыелышында бер генә искә алынмаган нәрсә дә калмады, тәнкыйте дә, үз тәнкыйте дә булды, сүз чынлыгы бу өлкәдә саннар белән бәйле, "Табиблар безне карамыйлар, игътибар кимеде...", дип күпме сүксәк тә, аларның эше алдагы ел белән чагыштырганда күпкә яхшырган. Сүгүебез дә аларның яхшы эшләгән вакытларын күргәнгәдер, чөнки аларның республика күләмендә алдагы урыннарны биләгән вакытлары да бар иде. Елена Шишмарева фикере белән дә килешмичә булмый, "Эшләгән эшегез күренә, республика югарылыгында сез -10 урында. Тик сезнең тагын да нәтиҗәлерәк эшләр өчен мөмкинлегегез җитәрлек, сездә ресурс бар. Табиблар бар, сез башкалага якын. Киләчәктә тырышып эшләр өчен, бүген соңга калмаска кирәк...", -диде ул.
Беррәттән ел дәвамында тырышып эшләгәннәргә: табиб Ринат Хәкимҗановка, шәфкать туташы Гөлнара Якуповага, Югары Көек фельдшеры Раушания Сабировага Мактау грамотасы белән акчалата бүләкләр тапшырды.
Баш табиб Азат Харис улы җыелыш тәмамланыр алдыннан үзләренә шундый игътибар күрсәткәннәре өчен район хакимиятенә, сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәтен әйтеп: "Әйшиязда, Күңгәрдә, Күәмдә ФАПлар төзелде. 1997 елда гына төзелсә дә, больницабызны төзекләндерү өчен Хөкүмәт 150 миллион сум акча бирде. Дәлилләп, аңлатып бетерә алсак, җиһазлар өчен тагны 35 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Президентыбыз җиһазлауны без үзебезгз алабыз, ә сездән халыкны сәламәтләндерү сорала, диде. Шулай булгач, безгә көчебездән килгән кадәр эшләргә дә, эшләргә кирәк булачак...",- диде.
Медсовет эшендә шулай ук район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова, 26 нчы үзәк аптека җитәкчесе Гүзәл Җаббарова, "Акбарс-мед"ның Әтнә филиалы җитәкчесе Гөлнара Борһанова һәм медицина советы әгъзалары, район белгечләрен, өлкән шәфкать туташлары, больницаның бүлек мөдирләре, ФАП фельдшерлары да катнашты. Баш табиб Азат Харис улы, аның урынбасары Дамир Закировның "Медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты" турында докладларын тыңлап, алар буенча фикер алышулардан соң сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең узган елгы эше "канәгатьләнерлек" дип бәяләнде, алдагы елга медицина ярдәме күрсәтү һәм аны сыйфатлы итеп күрсәтү, эшне яхшырту өчен яңа бурычлар куелды. Һәм алар намус белән үтәлер дип ышаныйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев