“Бәхетле балачак”та күңелле
Без килгәндә Күәм мәктәбе балалар тавышыннан шау-гөр килеп тора иде.Җәйге каникуллар башланмаган да, мәктәп тулы бала-чага, диярсең, билләһи. Юк, мәктәп каршында эшләп килгән "Бәхетле балачак" лагерена йөрүче укучыларның шат авазлары икән бу. Мәш килеп спортзалда узган кызыклы уеннарда катнашып яталар. Клоун кунакка килгән икән. Түбән Көек мәктәбеннән шундый ук лагерьга...
Без килгәндә Күәм мәктәбе балалар тавышыннан шау-гөр килеп тора иде.Җәйге каникуллар башланмаган да, мәктәп тулы бала-чага, диярсең, билләһи.
Юк, мәктәп каршында эшләп килгән "Бәхетле балачак" лагерена йөрүче укучыларның шат авазлары икән бу. Мәш килеп спортзалда узган кызыклы уеннарда катнашып яталар. Клоун кунакка килгән икән. Түбән Көек мәктәбеннән шундый ук лагерьга йөрүче балалар да биредә. Сүз уңаеннан, Күәм авылы китапханәчесе Луиза Вафина кунакка килгән укучыларны Самат Шакир музее белән дә таныштырып узган.
Лагерьга барлыгы 15ләп бала йөри. Шулар белән беррәттән 8 сыйныфта укучы биш кыз хезмәт лагеренда шөгыльләнә. Көн саен нинди дә булса кызыклы чарада катнашып, рәхәтләнеп ял итә биредә балалар. Җитәкчеләре Айсылу Гыйззәтова, вожатыйлар Резеда Сафина, Люция Ганиева, Фәрдия Төхвәтуллина, Рузилә Фазылҗанова, шулай ук Булат Зарипов, Фәнис Хәкимҗанов, Ислам Муллагалиев белән берлектә төрле ярышларда катнашалар, түгәрәкләргә йөриләр. Түгәрәк димәктән, Фәрдия апалары кул эшләренә өйрәтсә, Булат абыйлары белән бергәләп спорт чаралары оештыралар, Фәнис абыйлары белән шахматта үзләренең көчләрен сынап карыйлар. Казан педагогия көллиятендә белем алучы, бирегә практика узарга кайткан Ислам абыйлары да укучылар белән күңелле чаралар оештыра. Луиза Вафина да һәрчак укучылар белән. Аның белән берлектә оештырылган "Әкиятле балачак иленә сәяхәт" исемле интерактив уен да балалар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай эзләре буйлап Кушлавыч, Кырлай музейларына сәяхәт, төрле бәйгеләр, викториналар, экологиягә багышланган фотолар күргәзмәсе ... - болар барысы да укучыларның ялын бай эчтәлекле һәм кызыктыргыч итү өчен. Иске Казан музей тыюлыгына экскурсиягә бару да шулар эченә керә. Кул эшләре остасы Фәрдия апалары җитәкчелегендә җитештерү калдыкларыннан оештырып костюмнарга кадәр тегәләр алар.
Лагерьда иртә 8.30да башлана, 14.30 кадәр дәвам итә. Көн дәвамында укучылар өч тапкыр тукланалар. Ял һәм хезмәт лагере 21 көн дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев