Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БӘХЕТЛЕ “ӘТНӘ ТАҢЫ”!

Сөенеч арты, сөенеч әле бездә, дуслар! Тагын ни булды икән, дип гаҗәпләнеп калдыгызмы? Хәзер барысын да аңлатам. Бәйрәмнәрдән соңгы иң беренче шатлык - быелгы "Әтнә таңы" 4 гыйнвар санының өйгә кадәр вакытында килүе булды. Бик зарыгып көткән идек үзен. Һәм, бу көн турында бераз язып үтәсем килә. Иртән күземне дә...

Сөенеч арты, сөенеч әле бездә, дуслар! Тагын ни булды икән, дип гаҗәпләнеп калдыгызмы? Хәзер барысын да аңлатам.

Бәйрәмнәрдән соңгы иң беренче шатлык - быелгы "Әтнә таңы" 4 гыйнвар санының өйгә кадәр вакытында килүе булды. Бик зарыгып көткән идек үзен. Һәм, бу көн турында бераз язып үтәсем килә.

Иртән күземне дә ачарга өлгермәгән идем әле мин, әнием газета алып кергән. Карасам, "Әтнә таңы". "Аллага шөкер, менә шатлык кайда ул?!" дип кулга тотып укырга тотындым. Җентекләп, бер генә хәрефен дә төшереп калдырмыйча укып чыгуым булды, газетаның номерына күзем төште. 2013 диелгән бит! Елына туры килүен генә күрегез әле, бәхет эшемени?! Моңа да сөендем. Өченчесе - үземнең язмамны күргәч, дүртенчесе - Сезнең белән бергә булуыбызга сөенеп туя алмыйбыз.

Кемгә ничектер, миңа газетаның хәрефләре ошый. Әллә артык ияләшкәнгәме, яратканга, үз иткәнгә микән? Үзебезнең район газетасыннан бик каты аерыла, әлбәттә. Үзем реклама яратмагач, янә "Әтнә таңы"н мактыйсы килә. Мәкаләләр бик бай, дөрес язылганына исем китеп укыйм. Гомумән, бердәнбер, чын газета ул - "Әтнә таңы". Шәхсән, үзем шундый фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев