Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Биектауда һәлакәтле авария: "Лада" белән "фура" бәрелеште

Бүген Казан-Малмыж автоюлының 31 нче километрында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә юл-транспорт һәлакате булды. 13 нче модельле "Лада" машинасы йөртүчесе тиешле тизлек режимын тотмый, каршы як юлга чыга һәм SCANIA маркалы фура белән бәрелешә. Алынган җәрәхәтләрдән "Лада" машинасы йөртүчесе шунда ук һәлак була. Ачыкланганча, "Лада" машинасы белән 1975 елгы Эльвира...

Бүген Казан-Малмыж автоюлының 31 нче километрында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә юл-транспорт һәлакате булды.

13 нче модельле "Лада" машинасы йөртүчесе тиешле тизлек режимын тотмый, каршы як юлга чыга һәм SCANIA маркалы фура белән бәрелешә. Алынган җәрәхәтләрдән "Лада" машинасы йөртүчесе шунда ук һәлак була.

Ачыкланганча, "Лада" машинасы белән 1975 елгы Эльвира Мутавалова идарә иткән. Ул «Биектау FM» радиосында беренче дикторларның берсе булган һәм 5 февраль көнне үзенең туган көнен билгеләп үтәргә тиеш иде.

Эльвира чыгышы белән Балтач ягы кызы. Эльвира «Болгар FM»да, «Биектау FM»да, башка матбугат чараларында эшләгән. Соңгы көненә кадәр "Ярдәм" мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куйган. Никахлар, хәләл мәҗлесләр алып барды. Аның ягымлы, тынычландыра торган тавышы күпләрне әсир иткән.

Әлеге фаҗигә белән бәйле рәвештә, Эльвира Илдар кызының якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак: www.biektaw.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев