Әбиләргә кадәр эшләде
Узган шимбәдә район күләмендә өмә үткәреп чистарындык. Оешмаларда эшләүчеләр үзләренең әйләнә-тирәләрен, үзләренә билгеләнгән территорияләрны чүп-чардан арындырды. "Башка кеше эшләде инде, олы яшьтәге әбиләребезгә кадәр капка төпләрен тырмалап, эшләүчеләргә булыштылар. Авыл яшелләнеп, яшәреп китте. Менә шул чистартканны саклыйк, авылдашлар. Өмә вакытында чүп җыючы трактор да графиктан тыш эшли, вакыты булган саен...
Узган шимбәдә район күләмендә өмә үткәреп чистарындык. Оешмаларда эшләүчеләр үзләренең әйләнә-тирәләрен, үзләренә билгеләнгән территорияләрны чүп-чардан арындырды.
"Башка кеше эшләде инде, олы яшьтәге әбиләребезгә кадәр капка төпләрен тырмалап, эшләүчеләргә булыштылар. Авыл яшелләнеп, яшәреп китте. Менә шул чистартканны саклыйк, авылдашлар. Өмә вакытында чүп җыючы трактор да графиктан тыш эшли, вакыты булган саен капчыкларга тутырылган чүпләрне җыя. Чиратта- зиратлар. Барыбыз да катнашыйк, барыбызга да шунда барасы. Һәм эшләгәндә берүк сак була күрегез, бәла аяк асытында. Җыештырганда өйдә дә, урамнарда да чүп якмаска кирәк. Саклык чараларын онытмасак иде", - дип кисәтә Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.
Фотода Күәм мәдәният хезмәткәрләре өмә уздырган вакыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев