"Әбинең дус кызлары килә" - "Әтнә таңы"
Без Бөек Ватан сугышын кинофильмнардан карап, китаплардан укып, җырлар эчтәлегеннән чыгып беләбез. Кайгылы, канлы сугыш еллары узып, илдә тормыш көйләнеп киткән чор балалары булсак та, кахәрләнгән еллар ачысы өч буынга җитте: ике бабамның берсе дә кире өйләнеп кайтмады. Әти-әнием газизләреннән бик бәләкәй килеш ятим калганнар, ә без - оныклар бабай...
Без Бөек Ватан сугышын кинофильмнардан карап, китаплардан укып, җырлар эчтәлегеннән чыгып беләбез.
Кайгылы, канлы сугыш еллары узып, илдә тормыш көйләнеп киткән чор балалары булсак та, кахәрләнгән еллар ачысы өч буынга җитте: ике бабамның берсе дә кире өйләнеп кайтмады. Әти-әнием газизләреннән бик бәләкәй килеш ятим калганнар, ә без - оныклар бабай сүзен әйтә алмый, бабай яратуын татый алмай гына картаеп та киләбез инде. Ир заты йортта булмаса, йөгән хатын-кызларның иң олысына күчә бит инде. Безнең гаиләдә дә нәкъ шулай, идарә Гыйзениса әбидә иде. Әти-әни эштә, кул арасына керерлек апаларның да эше җитәрлек. Ә мин әби янында калам. Ә безнең график түбәннән гыйбарәт: иртәннән тавык-чебеш барлау, капка төбендә утырып каз - үрдәкне, су коенучыларны күзәтү, минем курчак киемнәрен юу, илә вакытында әбинең дус кызлары килә. Самовар кайнап тора, әбекәйләр ничә чынаяк чәй эчкәннәрен дә белмичә рәхәтләнеп гапь коралар, ләкин, балалардан башка. Хәтерлим, безнең урын түр якта, әле яңа гына урамнан кайтып керсәң дә матур гына шул якка шыласың, әби тәрәзәгә какканчы сабыр гына көтеп торырга тиеш без. Чөнки "олылар сүзен тыңлап утырмыйлар, әтү ...; монда ишеткәнне икенче колакка сөйләмиләр, әтү ...; кунак барда тавышланма, әтү ... (бик еш кына урыс апкитә дип тәмамлана) дип әби 4 кызга да сеңдереп килә. Ә безнең шуклык чиктән ашса, әбинең үз ысулы бар, аның кулына уклау менеп кунаклый, ә урамда булсак кычыткан. Сукмый да, ормый да әби, ә тәртипне урнаштыра. Кайсыбызның кычыткан чагудан, таяк атышта таяк төшүдән елаганы юк! Шым булып калуны кулай күрәбез. Әгәр эшләр зурга китсә, атагызга әйтәм дигән ике сүз җитә. Әти иң хөрмәтле кеше, аның урыны түрдән, ул утырмаса табын ямьсез, ул бәя бирмәсә эшнең рәте юк кебек. Инде әти-әнием әби яшен узып киттеләр , ә шулай да уенын-чынын кушып әни уклауны тотып: "Әнкәй калдырган аманәт, менә уклау!"- дип әтине кисәтә. Шулай итеп, камырдан башка урында тәгәрәмәгән уклау тынычлык, аңлашу, тәртип символы булып тора. Ә иң күңеллесе әби белән апаларга кунакка бару. Икебез дә өс-баш алыштырабыз, икебездә дә йомшак табанлы башмаклар киябез, алар аерым сакланып кына калмый, әби кисәтеп тә куя: "өстенә басма- авызың чалшая", ,,күлмәк итәген тотма - битен кызара", "сабырсызланма- сары булырсың".
Кышкы озын кичләрдә әбием минем солдат курчагымның тәрбиячесе иде. Имеш мин эшкә китәм, бала-курчакны тәрбиячегә калдырам. Бер очы бүрәнә арасындагы мүккә кыстырылган, бер башына буш кәтүк чорналган телефоннан хәлен белеп торам. 3-4 метр ераклыктан торып әби белән онык олыларча минем курчагымны мактыйбыз. Безне мактаган кебек "башында миңе бар - бик бәхетле булыр; маңгае бик киң - акадимик булыр" дип мине сөендерә ул. Дөрес, әкиятләр укып, җырлар җырлап тәрбияләмәде әби безне, шулай да сагынып искә алырлык тәрбия чаралары, үгет - нәсыйхәтләрен калдырды. Әбиемә чиксез рәхмәтле мин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев