Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер нигездә – өч килен

Якты йөзле, ягымлы сүзле, ачык куңелле Фәризә апаны авылда хөрмәт итмәгән кеше юк. Кайтырга туры килгән саен мин аның янына кереп чыкмыйча калмыйм.

Мөлаем йөзле бу апага, әби дип әйтергә тел бармый, һич тә туксан яшьне бирмәссең. Намаз-ниязны чит итмичә, хәл кадәренчә йорт эшләрен башкарып баручы Фәризә апа бу! Кем өчен булса да, ачык капкалы йортның өстәмә яме, авылның күрке! Күреп торабыз, кайвакыт олы яшьтәге кешене, озак яшәүнең серен сорап, интектереп бетерәләр. Дежур, хикмәтле җөмләләр сөйлиләр. Минемчә, озын гомерле булуның сере бер - кешелекле, игелекле булу, хәләл белән хәрәмне аеру.

Фәризә апага карап, мин ике нәрсәгә аптырап сокланам. Беренчесе, (юлчы кешенең вакыты төгәл булмый инде аның) кайчан гына бу йортка керсәм дә, минем өчен чәй өстәле һәрвакыт "гатавай" була. Сораганым бар:

- Мин керәсен кайдан белеп торасың?

- Ана кеше шулай сизгер була инде ул, - дип елмая

Әйе, бу язмыш дигәнең… Миңа өч яшь тулып килгәндә үз әнием вафат була. Бөтенләй хәтерләмим диярлек. Фәризә апага карап үз әниемне күзаллыйм, исән булса ул да шундыйрак сыйфатлы булыр иде. Чәйле-нигъмәтле өстәл белән көтеп торыр иде. Нигәдер Фәризә апа миңа исемем белән эндәшми, гел "улым", дип эндәшә.

Икенчесе, бүтән бер җирдә дә ишеткәнем дә күргәнем дә юк: бер йортта, бер түбә астында бер ана, ике килен яши! Әни кеше дә, олы килен дә, яшь килен дә бер ишектән кереп-чыгып йөриләр. Олы килен белән уртак тел табып яшәгән Фәризә апа, оныгы гаиләле булгач, шулай ук аларны да үз канаты астыннан читкә җибәрми. Яшь килен дә бу олы гаиләнең үз кызы булып китә.

Ишеткән, белгән, күр­гә­­н­­­­­­­­н­әремне искә төшереп, Фәризә апаның язмыш сукмагын бераз әйтеп китсәм, гаепкә алмас кебек. Сугыштан соңгы ач-ялангач елларда авылыбызның Әхмәдияр исемле егет белән тормыш корып җибәрәләр. Ике тырыш, таза, эшчән яшьләргә өй салуының ние бар! Тиз генә мүкләп-чутлап җитешле генә йорт-кура торгызалар. Бер-бер артлы туган өч баланы үстереп дөнья мәшәкатьләрен парлашып ера башлыйлар. Тик, бу бәхетле тормыш озакка бармый, сугыштан исән-сау кайт­кан Әхмәдияр абый озын гомерле булмый. Фәризә апа өч бала белән берүзе кала. Төпчеге алты айлык кына иде әле, - дип көрсенә Фәризә апа. Язмыш аны тагын бер кат сыный, олы улы ун яше тулыр-тулмас мәңгелеккә күзен йома.

Чит авылда яшь балалар белән терәксез калу, сыенырга, табыш-киңәш итәргә туган-тумача булмауның нәрсә икәнен ул бик яхшы белә. Көннәре колхозның нинди эше бар, шуны җигелеп, бер таякка эшләп уза, төннәрен шәл инәсен чытырдатып тотып чыга. Ул мәһшәрле елларны күптәннән артта калдырып игелекле бер ир бала, бер кыз баланы кеше итә. Инде алар да олыгайган.

Киленнәр турында сүз чыккач, Фәризә апа:

- Әле кичә генә кебек бу нигезгә килен булып төшкәнемә. Мине дә исәп­ләп әйтсәң, бер нигез­дә бер түбә астында өч килен яшибез. Олысы - мин, уртанчыбыз Оркыя килен, кечебез - Фәридә. Шөкер, бер зарым да юк, өрмәгән жиргә утыртмыйлар, өстәл тулы ризык, йоклаган­ урыным тыныч.

Әйе, бу йортта жай белән генә барган җитешле, тыныч тормышны күреп күңел сөенә. Киләчәктә дә шулай булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев