Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш шәҗәрә – бер авыл

Шәҗәрәне белү - авыл тарихын белү дигән сүз. Һәр кеше дүрт шәҗәрә белергә тиеш. Ирнең әти-әни­се, хатынның әти-әнисе шәҗәрәләре. Хәзер нәсел шәҗәрәләрен төзү артык кыен әйбер түгел. Эзләнергә, кызыксынырга гына кирәк. 1716 елны Югары Көекнең 6 хуҗалыгында 20 кеше яшәгән. Авылның 300 еллык тарихын 11 буыннан торган биш шәҗәрәгә кертеп...

Шәҗәрәне белү - авыл тарихын белү дигән сүз. Һәр кеше дүрт шәҗәрә белергә тиеш. Ирнең әти-әни­се, хатынның әти-әнисе шәҗәрәләре. Хәзер нәсел шәҗәрәләрен төзү артык кыен әйбер түгел. Эзләнергә, кызыксынырга гына кирәк.

1716 елны Югары Көекнең 6 хуҗалыгында 20 кеше яшәгән. Авылның 300 еллык тарихын 11 буыннан торган биш шәҗәрәгә кертеп бетердем. Шәҗәрәне түбәннән, ягъни бүгенгедәй борынгыга таба төзеп бардым. Шәҗәрәне агач формасында, шакмаклар ярдәмендә, түгәрәк формада, фотолар ярдәмендә төзергә була.
Мин фәнни нигездә, цифрлар ярдәмендә төзедем. Шәҗәрәдә һәр кешенең туган, үлгән еллары, хатыны, аның кайсы авылдан булуы, никах елы язылган. Цифрлы шәҗәрәдә кешеләрнең бер-берсенә бәйлелеген саташмыйча тиз табарга була.
Башта өлкәннәрдән сорап, авылның һәр йортында кемнәр яшәгәнен язып чыктым. Аннары һәр йортта яшәүчеләрнең шәҗәрәләрен барладым. Шәҗәрә төзүдә хуҗалык кенәгәләрендәге, каберташ, класс журналларындагы мәгълүматларны файдаландым. Архивларда сакланган ревизия һәм метрикә язмалары шәҗәрәгә төгәллек өстәде.
Авылдагы нәсел шәҗәрәләрен төзеп бетергәч, йорт урыннарының тарихын, ягъни авыл барлыкка килгәннән бирле аларда кемнәр яшәгәнен ачыкларга мөмкинлек туды. Шәҗәрәләр нигезендә Югары Көектә киленнәр кайсы яклардан килгән, егетләр кызларны кайсы авыллардан алганын ачыклап булды. Алар әйләнә-тирә авыллардан гына түгел, Татарстанның барлык районнарыннан да бар. Беренче өчлекне генә языйк. Югары Көектә Түбән Көектән - 67, Күлле Кимедән - 51, Күәмнән - 45 килен бар. Безнең авыл кызлары 62 Күлле Киме, 58 Түбән Көек, 65 Күәм егетен сайлаган.
Шәҗәрәләр нигезендә авылда төрле чорда яшәгән күренекле кешеләрне ачыкларга була. Солдатка алынган Усманов Биктимер (т. 1737) Украинаның Херсон шәһәрендә кораб төзүче балта остасы булып эшләгән. Халиков Садыйк (1852-1922) Күлле Киме волосте старшинасы (башлыгы) булып торган, Бариев Нургали (1919-1998), Тәхәвиев Фәрит (1930-1999) - Социалистик Хезмәт Геройлары.
Авыл шәҗәләре төзелеп беткәч, Югары Көеккә кайсы яклардан күчеп килделәр икән дигән сорауга да җавап табылды.
СССР вакытында шәҗәрәләрне төзеп булмады. Чөнки һәр шәҗәрәдә бай, мулла, кулак дип аталган, сөрелгән кешеләр чыгарга, тудырырга мөмкин иде. Хәзер курыкмыйча һәр кешегә шәҗәрә төзергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев