Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтиебез дәрес хәзерләргә булыша", диләр Югары Сәрдә кызлары

Безнең гаиләдә биш бала. Әниебез гаиләбезнең якты кояшы булса, әтиебез Җәмил безнең ныклы терәгебез, таянычыбыз.

Ул төзүче булып эшли. Зур, күпкатлы йортлар салып кешеләрне сөендерә, урамнарны матурлый. Аның хезмәте бик җаваплы һәм катлаулы, шуңа күрә ул эштән бик арып кайта. Әтием ял иткән вакытта без аны борчымаска тырышабыз.
Гаиләбез ишле булса да, әтиебез һәрберебезнең күңелен күрергә тырыша. Миңа һәм сеңлем Сәйдәгә дәрес хәзерләргә ярдәм итә. Абыебыз Якубны йорт эшләренә өйрәтә, үзенең төпле киңәшләрен бирә. Энебез Гомәр дә әтиебезнең эштән кайтканын сагынып көтеп ала: төрледән-төрле сораулар биреп, әтиебез янында булырга тырыша. Ә апабыз Фәридә - әниебезнең уң кулы, безне - кече туганнарын чис­талыкка, пөхтәлеккә өйрәтүче дә ул. Апабыз күбрәк аш-су янында бөтерелә, безне тәмле ризыклар белән сыйлый.
Без әтиебезне яратабыз, күбрәк вакытны аның белән үткәрергә тырышабыз, булышасыбыз килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев