Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безне дә тыңлагыз әле!

"Кадерле редакция! Бу язуыма аптырамагыз. Без техникада эшләгәндә өйләгә ашарга трактор белән кайтсак, штраф салдылар. Тиешле оешма бу эшне күп авылларда тикшерде булса кирәк. Әмма безнең Кызыл Утар, Яңа Өҗем авылларына килеп чыгасы итмәделәр кебек. Безнең урамнарда комбайн паркы кебек урыннар бар. Барлык агрегатлары белән торалар. Кызыл Утарда - трактор...

Исемемне язмыйм.

Менә шундый хат килде редакциягә. Аноним хат. Закон нигезендә тикшерелмәгәнен белсәгез дә, кисәтсәк тә юллагансыз. Моңа күпмедер дәрәҗәдә үзебез дә гаепле. Тикшереп өйрәттек. Чөнки язылмаган законнар бары үзебезгә дә билгеле. "Яшисе бар". Бу хат та шундый уйларга этәрде. Кышлау авыл җирлегендәге тәртипне яхшы белсәк тә, бәлки куллары җитмәгәндер дигән уй да йөгереп үтте. Авылларга чыккан уңайдан берничә авылны әйләндек. Һәм нәтиҗә ясыйсы килә. Идеаль тәртипне очратмадык. Хат авторы әйткәнчә, капка төбе саен ук булмаса да - техника. Тик аларның күпчелеге йөреп торган, төшке ашка кайтучыларныкы. Бар билгеле, урамны бикләп торганнары да. Чишмәле Сап моңа мисал. Аклаучысы да, акланучысы да табыла. Ком-таш тотарга рөхсәт биргән белешмәлеләр дә бар. Авылның һәр йорты саен кереп тикшермәдек, андый ук вәкаләт тә юк. Гомуми күзаллауны бирә алабыз.

Ә Кызыл Утар авылының чисталыгы азрак гаҗәпләндерде дә әле. Тик хатта язылган паркны мин урам уртасында күрмәдем. Бар. Элекке парк урынында. Ә авыл уртасында өч машинадан гайресе очрамады. Алары да йөреп торганга охшаган. Яңа Өжемдә бер трактор каршылады. Бер кимчелеге бар авылның: керә-керешкә визит карточкасы булып, әнә шул трактор белән җимерек йорт тора. Анысын да аңлыйм. Авыл җирлеге, хуҗасыннан башка, иске каралты-курага да тотына алмый шул. Тик бик ямьсез.

Хат авторы әйткәнчә, тиешле оешма вәкилләренә - район башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе Радик Минһаҗевка җиткердек. Авыл урамнарын рәсемнәрен дә күрсәттек.

- Кызыл Утар, Чишмәле Сап якларына әле барып җитә алмадык. Барырбыз. Авыл җирлеге хезмәткәрләре икеайлык барышында авылларда халыкны кисәтеп, кул куйдырып чыктылар. Кисәтүләр дә ясалып тора. Тикшергән авылларда штрафлар байтак салынды. Тагын бер кат исегезгә төшерәсе килә. Башка кисәтү булмаячак. Барабыз. Төзелеш барганлыкка кулыгызда белешмә булмаса, штраф салабыз. Саллы. 2000 сумнан башлана. Ел дәвамында кулланмаган, алынмаган техникалар өчен дә шулай. Соңыннан белмәдек, димәгез, - дип кисәтергә кушты ул.

Ә минем икенче төрлерәк нәтиҗә ясап, "Хөсетләнеп яшәмик әле", дип әйтәсем килә. Кеше кулы белән, үзең читтән көлеп торып кына, тәртип урнаштырырга ярата башладыгыз. Моңа тагын бер дәлил. Хатын-кыз шалтырата.

- Ник больницада бар да бар, - дип яздың. Ник халыкны ялганлыйсың? Шприц та сатып алабыз бит....

- Исемегезне, кайда яшәвегезне әйтегез әле! Язып алабыз, баш табиб җавабын урнаштырырбыз.

- Исемне әйткәч, мин үзем дә язам...

Моңа охшаш хат та килде редакциягә. Аноним түгел. Олы Әтнә авылының Татарстан урамында, 28 йортта яши. Хәйруллина Мөршидә. Күпмедер дәрәҗәдә проблема да күтәрелгән, яшәеш тә тас­вирланган. Габделхәй абыйның хатына фикерләр дә язылган. Нишләп басмыйсыз, диярсез. Тик ул адрес белән икенче кеше яши. Ник үз адресыгызны күрсәтмәдегез? Текст компьютерда җыелган булса да, конвертыгызга ручка белән язылган, тикшерә калганда кем икәнегезне табып, җавапка да тартып була...

Дәгъва белдергәнче уйларга өйрәник. Бар кешенең дә сезнең кебек ак, пакъ булып каласы килә. Кемдер эшләп бирергә тиеш. Больницада да шулай булды. Азат Гарипов: "Әйтегез фикерләрегезне", - дип күпме генә әйтсә дә, "Рәхмәт" тән, мактаудан ары узмадылар. Ник әйтмәгәннәр? Журналистны күпме гаепләргә була? Без күргәнне язабыз. Ялган язганыбыз юк. Шприц сатып алган кешене дә күрмәдем. Шприц бар! Дару сатып алгансыз икән, "Ак БАРС Мед"ның телефон номерын яздык, исем-фамилиягезне әйтеп шалтыратыгыз. Тагын бер искәртү. Журналистка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәсез икән, аның газет кешесе икәнен онытмагыз, ул эшләгәнен яза. Ә сез мәсьәләне хәл иткәч, "Зинһар газетага яза күрмәгез инде", дип сорыйсыз. Тыңлаган вакытлар да булды. Шулай килешик, без сезне тыңларга әзер, тик Сез дә безне тыңлагыз әле. Һәркем үз эшен эшләсен. Ярдәм кирәк икән, кем һәм кайдан икәнегезне яшермәгез!

Авылларда Сүрия МИНГАТИНА булып кайтты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев