Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боз катламы тотрыксыз

Зарыгып көтеп алган карлар да ява башлады. Көннәр дә суытып җибәргән кебек. Кебек кенә шул. Кызганычка каршы, һава торышының тотрыклы булмавы, сәламәтлеккә дә, шулай ук елга өсләрендәге боз катламы да тәэсир итә. - Бүгенге көндә боз катламы тотрыклы түгел. Бигрәк тә -2 -5 градуслар булганда боз өстенә керергә ярамый. Бигрәк...

Зарыгып көтеп алган карлар да ява башлады. Көннәр дә суытып җибәргән кебек. Кебек кенә шул. Кызганычка каршы, һава торышының тотрыклы булмавы, сәламәтлеккә дә, шулай ук елга өсләрендәге боз катламы да тәэсир итә. - Бүгенге көндә боз катламы тотрыклы түгел. Бигрәк тә -2 -5 градуслар булганда боз өстенә керергә ярамый. Бигрәк тә кичке вакытларда. Шулай ук боз өслеге ныкмы икәнне аяк белән тибеп, чокып караучылар да бар. Болай эшләргә дә ярамый. Һава торышының гел үзгәреп торуы да, боз катламының уйнавына китерә, - дип кисәтә 108нче янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин. Җитәкче бигрәк тә,әти-әниләрнең балаларга карата игътибарлы булуларын сорый. Дөрестән дә, аз гына боз катламы булуга балалар тимераякта шуарга, хоккей уйнарга ашыгалар. Аларның ялгызларын гына уйнарга җибәрмәскә, иң яхшысы боз өстенә керми тору хәерле, ди ул. Ходай Тәгалә сакланганны гына саклармын, дигән. Алай булмас, дип кул селтәргә ашыкмыйк. Бәла аяк астында гына, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев