Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бозга керү катгый тыела

Кеше гомереннән дә кадерле нәрсә юк, дип язып торабыз. Югары мөнбәрләрдән дә гел әйтелә, тик чынлыкта үзебезгә үк кирәкми кебек. Якшәмбе көнне Әтнәнең әйләнгеч юлыннан үтәргә туры килде. Плотинадагы боз өстендә, урталыкта 3-4 җирдә балыкчылар утыра. Ә юлга якын урында боз астыннан су ага. Куркыныч икәнлеге күренеп тора, тик аларның...

Кеше гомереннән дә кадерле нәрсә юк, дип язып торабыз. Югары мөнбәрләрдән дә гел әйтелә, тик чынлыкта үзебезгә үк кирәкми кебек.

Якшәмбе көнне Әтнәнең әйләнгеч юлыннан үтәргә туры килде. Плотинадагы боз өстендә, урталыкта 3-4 җирдә балыкчылар утыра. Ә юлга якын урында боз астыннан су ага. Куркыныч икәнлеге күренеп тора, тик аларның исе дә китми. "Ач түгел бит инде болар", дигән уй да, ачу да килә. Нәкъ менә шундый ук күренеш"Ашыт" елгасындагы боз өстендә дә кабатлана. Хәбәрчебез Фидаил Кадимов битараф кына үтеп китә алмыйча фотога да төшергән.

Үз гомерегез кадерле булмаса, якыннарыгыз хакында уйлагыз, дип әйтәсе килә. Алар белән дә исәпләшмәсәгез, белгечләр кисәтүен бәлки ишетерсез.

- Балык тоту сезоны бетте, бүгенге көндә боз өстенә керү катгый тыела. Боз өстенә генә түгел, елга ярларына бару, якыннан карау да тыела. Карап торышка кар нык кебек булган урыннарда да, ул инде аскы яктан купшы, куышланып ашалган, басуга төшеп кит ихтималы зур. Әгәр дә инде кисәтүне тыңламыйча бозга кереп, бәлагә тарыган кешене күрәсез икән, коткару өчен дә боз өстенә керә күрмәгез. Бу очракта такта, колга, бау ярдәм итәр, машинада барганда бәхетсезлек очрагына юлыккан кешене күрсәгез, машина троссы барын онытмагыз. Батучыга ыргытып, үзегез икенче очыннан тартып карагыз.

Алай да булыша алмыйсыз икән, кәрәзле телефоннан коткару өчен 101 номерын җыегыз. Полиция кирәксә, 102 гә шалтыратыгыз. 103 - "Ашыгыч ярдәм". Үз гомерегезне куркыныч астына куймагыз...", - дип кисәтә Әтнә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Илнур Гиндуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев