Бозыклыкка кичерү юк
Хәзерге өлкәннәрнең, бигрәк тә 65 яшьтән үткәннәрнең бәхетле балачаклары булмады. Аны рәхимсез сугыш тартып алды. Ачлык-ялангачлык. Без һәрьяктан да кимсетелгән, кыерсытылган, рәнҗетелгән, сугыш чоры балалары. Хәерчелек дигән афәт 50 елларның урталарына кадәр дәвам итте. Л.И. Брежнев властька килгәч көннәребез яктырып киткәндәй булган иде, халык азмы- күпме кара көннәргә ,үлемтегенә дип...
Хәзерге өлкәннәрнең, бигрәк тә 65 яшьтән үткәннәрнең бәхетле балачаклары булмады. Аны рәхимсез сугыш тартып алды. Ачлык-ялангачлык. Без һәрьяктан да кимсетелгән, кыерсытылган, рәнҗетелгән, сугыш чоры балалары. Хәерчелек дигән афәт 50 елларның урталарына кадәр дәвам итте. Л.И. Брежнев властька килгәч көннәребез яктырып киткәндәй булган иде, халык азмы- күпме кара көннәргә ,үлемтегенә дип акчалар җыя башлаган иде. Ул да үзебезгә насыйп булмады, сатлык җан Горбачев, үз халкын танклар белән таптатып, Парламентын тупка тоткан сәрхүш Ельцин, коммунизм төзибез дип йөргәндә, дщньяны болгатып, кому - низом, кому - верхом ясап куйдылар. Без туплаган дәүләт байлыгы үзләрен демократлар дип таныткан ач күз, вөҗдансыз караклар кулына күчте. Хәзер дә йөзәр мең сум хезмәт хаклары алып эшләгән түрә, депутатлар миллион- миллиард сумнар урлап байлык өстенә байлык туплыйлар. Мескен пенсионерларга, эшче- крестьянга көч-хәл белән җан сакларлык хәер акчасын бирәләр. Мондый тигезсезлекне, вөҗдансызлыкны Аллаһы Тәгалә кичерми. Кисәтү өченафәт өстенә афатләрен җибәреп тора. Бозылуы җиткән халыкны Коръән Кәримнән билгеле булганча җир өстеннән югалта. Бу турыда "әл- исра" сүрәсенең 16-17 сүрәләрендә ачык әйтелгән. Күп бозыклыклар кылып яшәсәк тә, Раббыбыз безгә туры юлны табып, дөрес итеп яшәргә мөмкинчелекләрен биреп тора. Бүген, әлхәмдулилләһ, кылган гөнаһларыбызга тәүбә кылып, динсез яшәгән гомеребез өчен Аллаһтан гафу сорап, Аның тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәргә бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Дөньядан ак йөз, иман белән үтү өчен бар тырышлыгыбызны куюыбыз шарт. Моның өчен бөтен шәригать кануннарын үтәргә: намаз уку, ураза тоту, Коръән уку, зәкять бирү, зекер әйтү, шулай ук хәрамнардан тыелу безнең изге бурычыбыз. Хәзерге вакытта районыбызда 34 мәчет -Аллаһ йорты бар. Аларның ирләр өчен дә, хатын- кызлар өчен дә ишекләре ачык. Ни өчендер ирләр үзләре салдырган гыйбәдәт йортына йөрергә иренәләр, хатын-кызларыбыз бөтенләй күренмиләр. Күп мәчетләрдә җомга көннән башка намазлар укылмый. Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт кылу - җиңел эш түгел. Биш намазны имам белән мәэзингә генә башкару авыр. Һәркайсының үз хуҗалыгында да эше җитәрлек. Авылларыбызда азан әйтеп, биш вакыт намазы үткәрелсен дисәк, дин әһелләренә бүтәннәр дә булышырга тиешле. Без - өлкәннәр, киләчәк буынны да тәрбияләүчеләр булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Яхшы тәрбия белән тиңләшә ала торган бернинди байлык та юк", - дигән. Яшьләргә булган белемебезне, тәҗрибәбезне өйрәтеп, Аллаһыны танытып, һөнәрләр биреп, алар белән матур итеп яшәсәк, картлыгыбыз бәхетле булыр, ахирәттә дә догачыл булырбыз.
Йа, Раббем! Ошбу дөньядан һәркайсыбызга ак йөз, тулы иман белән үтеп, җәннәтләреңә кереп, үзеңнең дидарыңны күрергә насыйп кылсын иде. Әмин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев