Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бозымны иң якын кеше куя - "Әтнә таңы"

Күптән түгел генә бозым зәхмәтеннән арынып, әзме-күпме тынычлап яшәп киттек. Шуңа да башкаларга гыйбрәт булсын дип, язарга булдым әле. Тормыш булгач, ни генә кичерми икән кеше. Беркайчан да минем белән булмас, дип әйтергә ярамый. Алла үзе генә сакласын. Камилә белән минем кыз кечкенәдән дус булып үстеләр. Камилә дип язам гына....

❤❤❤
Күптән түгел генә бозым зәхмәтеннән арынып, әзме-күпме тынычлап яшәп киттек. Шуңа да башкаларга гыйбрәт булсын дип, язарга булдым әле. Тормыш булгач, ни генә кичерми икән кеше. Беркайчан да минем белән булмас, дип әйтергә ярамый. Алла үзе генә сакласын.
Камилә белән минем кыз кечкенәдән дус булып үстеләр. Камилә дип язам гына. Чынлыгында исеме башка инде аның. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында үзгәртеп язарга туры килә. Кечкенә чакта дус-ишләр бөтен кешенең дә күп була. Әмма үсә-үсә янда иң-иңнәре генә кала. Боларның да шулай булды. Урта сыйныфларда укыганда ук Камилә безнең өйдә үз кеше булды. Шул ук вакытта безнең кыз да алар өчен якын иде. Камиләнең әнисе ачык күңелле хатын, күп кешегә ярдәм итеп яши. Бәрәңге алгач та, ялгыз карчыкларга чиләк-чиләк тарата, кабакларын өләшә. Кызларыбыз гел бер-берсе белән үстеләр инде, бөтен серләре уртак булды. Мәктәпнең чыгарылыш имтиханнарына әзерләнгәндә төннәр буе бергәләшеп укыдылар, аңлашылмаган әйберләрен бер-берсеннән сорадылар. Бездә кунып калган чаклары да, аларда хәзерләнгәннәре дә булды. Укуларын тәмамлап, икесе ике җиргә чыгып китсәләр дә, гел элемтәдә булдылар. Өйгә кайткан чагында да, туры китереп, икесе кайтырга тырыштылар. Янында шундый әйбәт дус булуына без гел сөенеп яшәдек. Әйбәт, тәртипле гаиләдә үскән балалар бит. Бөтен серне дә әниләргә сөйләп булмый, аның өчен якын дус булырга тиеш.
Вакыты җитеп, кызларыбыз кияүгә чыктылар. Без - аларның туенда, алар безнекендә булды. Кызларны олы тормыш юлына чыгарып җибәргәч, Камиләнең әнисе Илгизә белән тагын да ныграк якынаеп киткән сыман булдык әле. Икебезнең дә бер үк шатлык, бер үк мәшәкатьләр бит чөнки. Кияүгә чыккач та, кызлар бер-берсен онытып бетермәделәр. Билгеле, хәзер "койрыклары бозга каткан". Теләгән саен җыенып әти-әни янына кайтып китә алмыйлар. Әмма бәйрәмнәрдә чиратлашып бер-берсенә кунакка йөрештеләр. Ирләренең дә уртак сүзләре булгандыр.
Тормыш барыбызның да беркөе генә шулай алга таба барды. Эш белән, авырлыклары, җиңеллекләре белән еллар узды. Инде оныкка да 14 яшь тулып узды. Әмма кызыбызның көйле генә барган тормышы ике ел элек әллә нишләде дә китте шунда. Авырса, моңарчы елына бер авырып алган кызымның башы чирдән бушамады. Менә генә атналар буе хастаханәдә ятып кайта да, кабат егыла, кабат табиблар, кабат ниндидер бетмәс-төкәнмәс тикшеренүләр китә. Ире үзе генә кала. Бала аның өстендә. Без булышабыз инде анысы. Кыз янында мин булдым. Елдан артык изаланганбыздыр. Кызым чистый коры таякка калды. Кочак-кочак дару эчүнең бер файдасын да күрмичә, такси яллап үзебезнең авылдан ерак түгел генә яшәүче караучы бер әбигә киттем. Кияүгә аның-ише турында әйтеп тору да кирәкми: бармаячак, йөрмәячәк, безгә дә рәхсәтен бирмәячәк. Әмма бөтенләй соңгы чара булганда, аның рөхсәтен сорап тормыйм инде мин, дидем кызга да. Ул иреннән узып ияләшмәгән дә бит, нишләтәсең. Кайчагында бөтен әйберне сөйләп бетермәскә дә туры килә инде. Иң мөһиме - начар юлда түгел бит без.
Әби сөйләшеп тә тормады: "Өендә бозым бар, эзләгез", - дип, каты гына әйтте дә, китәргә кушты. Кызымның хәлен дә күреп тора инде әби. Бәлки шуңа да артык сөйләшеп, сүз куертып тормагандыр. Авырый бит бала, һаман хәле юк. Дәваланып-дәваланып та, кызым һаман терелә алмагач, күңелемә шик кереп оялаган иде инде. Аны кычкырып әйтмәгән идем, кызымның кәефен тагын да ныграк җибәрәсем килмәде. Караучы әби минем шигемне раслады гына, хәзер шул бозымны ничекләр генә табарга? Куркыныч, шомлы булса да, башка чарабыз юк - шуны табып юк итәргә кирәк! Башкача котылу юлы юк диде бит.
Кияүнең кулы оста минем. Фатирында үзе яхшы итеп ремонт ясады, бик матур, чиста килеп чыкты. Алыштырмаган җиһазы, бер сантиметр җире дә яңартылмыйча калмагандыр. Ишекләрен дә, линолиумны да, стенаны да үзе эшләде. Кыз белән ул өйдә юкта бөтен өйне актарып чыктык. Авыр бит, каян эзләргә дә, ни табасын да белмибез. Дөресен генә әйткәндә, бик ышанмадык та инде. Шикләнер кеше дә юк, дидек. Шулвакыт минем күзем плинтусы куелмый калган идән почмагына төште. Кулымны яңа җәелгән линолиумга тыгып кына карадым, нидер бар сыман. Каты төргәк. Аермачык сизелеп тормасын өчендер инде, зур да түгел ул. Тартып чыгардым да, ачып җибәрдем. Кыз, салкын тиргә батып, авызын ачып карап торуын белә. Үл-ә-ә-әм, ни генә юк иде анда, Ходаем! Чүп-чарны ташлап, яндырып барабыз бит инде. Табылдык берничек тә безнеке түгел. Безнеке булса да яхшылап төреп, линолиум астына кыстырмас идек. "Агымсуга агызырсың", - дип озатып калган иде әби. Әмма шәһәр җирендә тиз генә каян табасың әле ул агымсуны? Белгәннәремне укыдым да, йорт янында торган чүп контейнерларына чыгарып ташладым. Кереп юындым, кызга да, душ астында гадәттәгедән озаграк торырга куштым.
Ходай рәхмәте, кызым шуның белән тернәкләнеп китте бит. Даруы да, табибы да кирәкмәде. Үзеннән үзе савыкты. Ә бозымны Камилә куйган булып чыкты. Чөнки өйгә бездән кала бүтән беркем керми аларның. Камиләләр генә керә. Көнләшкәндер инде. Фатир да, ремонт та яңа бит. Безнең кияү аның иренә караганда тырышрак, үҗәтрәк. Каян шундый начарлыкка өйрәнгән дигән син аны? Ата-анасы менә дигән пар, районда гомергә үрнәк гаиләләр рәтендә йөрделәр бит. Бу эшне тәгаен Камилә эшләгәнен белсәм дә, Илгизәгә белдермәдем. Аңа сөйләп ник борчыйм? Шунысы гаҗәп, Камилә үзе аралашудан кача башлады. Әллә безнең тапканны ничек тә булса сизде микән ул? Без аны кичердек инде, начарлык та теләмибез. Әмма бозымны кире кайтучан була диләр бит.
Шуннан чыгып кына әйтәм, бозымны чит кеше ясамый ул. Аны өйгә килеп йөргән, көлеп сөйләшкән, иң якын булып гаиләгә кереп йөргән кеше ясый икән.
Илһамия Ф., Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев