Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүре булып бер улыйсы килә

Бүре булып бер улыйсы килә, Тавыш чыга никтер бәэлдәп. Хөрлек даулап сөрән салган рухым Зынҗырларга килеп бәрелгән. Бөркет булып бер очарга иде!.. Суалчанга охшый шуышу. Сазда тыпырчынган мәхлүк төсле Үргә менәм диеп тырышу. Мин - әүлия дисәм, кем ышаныр, Иблиснеке булгач дөньясы?! Ятлар күңелендә кая урын - Үз җаныңа ничек...

Бүре булып бер улыйсы килә,
Тавыш чыга никтер бәэлдәп.
Хөрлек даулап сөрән салган рухым
Зынҗырларга килеп бәрелгән.

Бөркет булып бер очарга иде!..
Суалчанга охшый шуышу.
Сазда тыпырчынган мәхлүк төсле
Үргә менәм диеп тырышу.

Мин - әүлия дисәм, кем ышаныр,
Иблиснеке булгач дөньясы?!
Ятлар күңелендә кая урын -
Үз җаныңа ничек сыясы?!

Арсландай гаярьлек тә бар күк
Күкрәк суккан чакта куянлык.
Без үлмәгән, без йокыда бары -
Төшкә керә милли уяулык.

Җиде кат күк әллә измә белән
Әверелгән таныш идәнгә?
Кем булуым тагын искә төште
Бүре булып улыйм дигәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев