ҺӘР БАШЛАНГЫЧ “БР”ГӘ ТОТАША 16+
1 ноябрь көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясе Әтнә җирле бүлекчәсенең XXI отчет-сайлау конференциясе узды.
Конференцияне "БР"нең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов ачты һәм алып барды. Конференциягә 66 делегат сайланып, 62се катнашты, 14 җирле бүлекчәдән дә делегатлар бар иде. Беренче чиратта Мандат, Редакция, Санау комиссияләре, конференциянең секретариаты сайланды. Көн тәртибе белән танышканнан соң, регламент билгеләнде. Айрат Фәнил улы партиянең узган елгы эшчәнлеге буенча хисап тотты. "БР"нең Әтнә җирле бүлекчәсендә 1100 партия әгъзасы бар, район буенча алсак, барлык сайлаучыларның 10 %ын тәшкил итә. Һәрхәлдә, республиканың уртача күрсәткеченнән шактыйга зур бу сан. Югыйсә, сайлаулардан соң, "БР" өчен Әтнә районы иң күп тавыш биргән дип гаҗәпләнүчеләр бар. Әле отчет чорында гына партия 17 кешегә арткан. Өстәвенә тарафдарлары күп - бүгенгә аларның саны 200ләп. Докладтан аңлашылганча, бик күп чараларның, проектларның башлангычы шушы партиягә килеп тоташа. Әлеге эшчәнлекне тикшерү буенча бүлекчә ревизоры Рәис Фирдүс улы Фазлыйәхмәтов чыгыш ясады. "17 җыелыш, 6 башлангыч оешмада ревизия тикшерүе уздырдык", - диде ул. Шунда ук кимчелекләрне дә күрсәтеп узды. Әйтик, районда 25 сайлау участогы бар, ә "БР"нең беренчел бүлекчәләре 14 кенә икән. Мандат комиссиясе расланды һәм аның рәисе Рәхинә Фоат кызы Шакирова сүз алды. Комиссия конференцияне тулы хокуклы дип таныды. "Яшь гвардия" җитәкчесе Диас Азат улы Мөхәммәтҗанов үз докладында яшьләрне яклауга юнәлтелгән илкүләм проектларның мөһимлеген ассызыклады. Республикакүләм грантларда ешрак катнашмавыбызга үкенеч белдерде. Конференция эшендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы катнашты һәм чыгыш ясады. "Кызганычка каршы, "БР"нең дә кимчелекләре бар, яхшысын гына сөйлибез, үзара фикерләшү җитми", - диде ул. Илдәге сәяси һәм икътисади вәзгыять белән таныштырып үтте. Яшерен тавыш бирү юлы белән "БР" сәяси партиясе Әтнә җирле бүлекчәсенең 11 кешедән торган Сәяси советы һәм өч кешедән торган Ревизия комиссиясе сайланды. "Бердәм Россия"нең Әтнә җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Рәкыйп кызы Мөхәммәтгалиева кайбер башлангыч оешма җитәкчеләрен бүләкләп, мактау кәгазьләре, партиягә керүчеләргә партия билетлары тапшырды. Альтернатив сайлау нәтиҗәләре буенча Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов "БР" Әтнә җирле бүлекчәсе сәркатибе итеп сайланды. Ә аннан соң контроль-ревизия комиссиясенең нигезләмәсен раслап, "БР"нең Казанда узачак төбәк конференциясенә ике делегат сайладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев