Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскә өлкәннәре Казанга сәяхәт кылганнар

"Дөнья - ахирәтнең игене", диләр бит. Авылыбыз абыстае Люция ханым моны күңелгә тиешенчә сеңдерә белә, дип хәбәр итә Бәрәскәдән ветераннар советы җитәкчесе Сөембикә Садриева.

Авылыбызның 15 өлкәне җомга көнне Казанның Мәрҗани мәчетендә булып, намаз укып, янәшәдәге кибеттән дини китаплар алып, җомга намазы вәгазе тыңлап кайтты, ди ул.

Өлкәннәр рухларын баетып, иманнарын ныгытып, шатланып кайталар. "Сөембикә" кафесында хәләл ризыклар белән тукланалар. Казанга махсус автобус белән барып-кайтуны оештырган Илгиз Хәйруллинга да, игелек кылудан тәм тапкан, шушы сәяхәтне оештырган Люция абыстайга зур рәхмәтле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев