Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскәдә тормышның кадерен беләләр

2014 елны каршылаган гына идек, яңа елның өченче аена да кердек. Тормыштан зарланырлык урын юк, аллага шөкер. Авылыбызда матур гына яшәп ятабыз. Хуҗалыгыбызны нык тотып торучы, тырышып эшләүче егет-кызларыбыз бар. Шунлыктан алдынгылар рәтендә без. Зур күтәренке рух белән ир-егетләребез, хатын-кызлар бйәрәмнәрен үткәреп җибәрдек. Хуҗалык идарәсе яшьләр белән берлектә өлкәннәребезне дә...

2014 елны каршылаган гына идек, яңа елның өченче аена да кердек. Тормыштан зарланырлык урын юк, аллага шөкер.
Авылыбызда матур гына яшәп ятабыз. Хуҗалыгыбызны нык тотып торучы, тырышып эшләүче егет-кызларыбыз бар. Шунлыктан алдынгылар рәтендә без. Зур күтәренке рух белән ир-егетләребез, хатын-кызлар бйәрәмнәрен үткәреп җибәрдек. Хуҗалык идарәсе яшьләр белән берлектә өлкәннәребезне дә бүләксез калдырмадылар. матур эчтәлекле открыткалар һәм бәяле бүләкләр шушы хуҗалыта эшләп лаеклы ялга чыккан һәр пенсионерга өләшенде. Олылар хуҗалык җитәкчесенә чиксез рәхмәтле.
Бәйрәм көнне мәдәният йортына чакыру алсам да, барырга насыйп булмады. Кодагыйлар Бәрәзә авылына кунакка дәшкәннәр иде. Аннары Бәрәзә мәдәянит йортын да күргән юк. Укучы балалар бик матур итеп концерт куйдылар. Рәхәтләнеп карадык.
Аллага шөкер, авыл кешесенең дә зарланырлыгы юк хәзер. Вакытында хезмәт хакын түлиләр. Бар кеше йорт-каралтысын яңарта, төзәтә. Авылыбызда биш кибет бар. Аларда нәрсә генә юк. Шушы тормышның кадерен белеп, матур гына яшәргә язсын, дигән теләктә без өлкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев