Бәрәскәгә Диния назәрәтеннән килделәр
Бәрәскә мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме узды. Бәйрәмгә КазанДиния нәзарәтеннән мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров һәм аның урынбасары Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм дә булачак Коръән-хафиз Сәид Дауд улы килгәннәр иде. Бәйрәм Тимергали хәзрәтнең Коръән укуы белән башланды. Показать полностью.. Әтнә районы мөхтәсибе Наил хәзрәт кунаклар белән таныштырып, сүзне Әтнә районы хакимиятенең...
Бәрәскә мәдәният йортында Мәүлид бәйрәме узды. Бәйрәмгә КазанДиния нәзарәтеннән мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров һәм аның урынбасары Тимергали хәзрәт Юлдашев һәм дә булачак Коръән-хафиз Сәид Дауд улы килгәннәр иде.
Бәйрәм Тимергали хәзрәтнең Коръән укуы белән башланды.Әтнә районы мөхтәсибе Наил хәзрәт кунаклар белән таныштырып, сүзне Әтнә районы хакимиятенең урынбасары Айрат Каюмовка бирде.Ул Мәүлид бәйрәмен Бәрәскә мәдәният йортында уздырырга карар кылулары турында әйтеп, халыкны бәйрәм белән котлап, йөрәкләребез тагын да сафланып пакъланер, дигән теләктә калам, дип рәхмәтен әйтеп сүзен тәмамлады. Бәрәскә хуҗалык рәисе Илгиз Хәйруллин халыкны бәйрәм белән котлап, элекеге вакытта дини бәйрәмнәрне качып үткәрергә мәҗбүр булганлыкларын һәм дә инде бүгенге вакытта динле булуның нинди җиңел икәнлеген әйтеп, һәр кешегә иминлек, гайлә бәхете теләп сүзен тәмамлады. Нияз хәзрәт вәгазендә пәйгамбәребез с.г.в. нең бөтен доньяга, барлык кешеләргә рәхмәт йөзеннән җибәрелгән пәйгамбәр икәнен аңлатып үтте, шулай ук кыскача кыйсса сөйләп, хәтта җансыз әйберләр дә пәйгамбәребез алдында күз яше белән елаганын сөйләде. Аннан соң дингә тарту буенча кыскача гына татарча документаль фильм күрсәттеләр. Тимергали хәзрәт белән шәкерте Сәед белән әйткән мөнәҗәтләре халык күңеленә бик хуш килде. Тимергали хәзрәт халыкка пәйгамбәребезнең тууы хакында сөйләде, хәтта пәйгамбәребез с.г.в тугач, мәҗүсиләрнең табына торган 1000 ел буена сүнмәгән утлары сүнүен, таш потларның ватылуы хакында, Әдәм гәләйһиссәләмнең Аллаһ Тәгаләдән "Мөхәммәд хакына мине гафу кылсаң бөтен тормышымны сиңа багышлар идем" дигәч, Аллаһ Тәгалә "Мөхәммәдне каян беләсең" дигән соравына Әдәм гәләйһиссәләм "Аллаһ гашендә Ләәә иләәһә илләәллаһ Мүхәммәдәр-расулуллаһ" дип язылганлыгын әйтә. Шулай ук хәзрәт ихтияри көч турыда сөйләп, эчүчелектән ничек котылып булганлыгын сөйләп үтте. Сәед Дауд улы бик моңлы итеп матур тавышы белән мөнәҗәт башкарды. Аннан Тимергали хәзрәт залда утыручыларга сораулар биреп җавап бирүчеләргә бүләкләр биреп, Әтнә халкының дин буенеча белгеч икәнлекләрен әйтеп, мактарга да онытмады. Әтнә районы балалары да залга чыгып Коръән укыдылар. Шуның белән Наил хәзрәт һәрбер кешегә матур теләкләрен әйтеп дога кылып бәйрәм тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев