Бәрәзәгә мәдхия
Күз тимәсен Олы Бәрәзәгә, Күтәрелде муллык, дәрәҗәгә.
Тыныч кына эшләп, яшәп ята,
Аю килми хәзер тәрәзәгә.
Эш яраткан авылымны мактап
Шигырь язу миңа зур дәрәҗә;
Мәрхәмәттән Ходай ташламасын,
Әтнә чиге - Олы Бәрәзә.
Алат - Нугай тавы текә, тайгак,
Көчкә менгән парлы атлар да.
Казан алынгач та канлы көрәш
Тукталмаган безнең якларда.
"Бәрәзә" дип исем кушкан, имеш,
Җиде буын Кадыйр бабабыз.
Урман, Ашыт, болын, басулары -
Оҗмах рәвеше кебек, карагыз!
Ашыт тулы чуртан. Әртил булып
Унар кеше сазан сөзгәннәр.
Ат арбасы тулы балык төяп
Бәрәзәгә кайтып кергәннәр.
Тирә-ягын күлләр чорнап алган,
Бай болыны, сазда - карлыган.
Иң шәп җирләр - бездә, Бәрәзәдә,
Безнең басулар күк кемдә бар?
Гидай гына йортсыз-җирсез кала,
Шул хәлләргә төшмә, Бәрәзә!
Бирмә беркемгә дә бер карыш җир! -
Шунда булыр муллык, дәрәҗә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев