Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Бу арада әллә нинди куркыныч, авыр төшләр керә"

...Көләч йөзле бер яшь кенэ абый, Каршы алды, кердек класска. Аннан да зур галим безнен өчен, Булмагандыр инде шул чакта. Озак эшлэмэде мөгаллимем, Китте канлы сугыш кырына. Аерылса да юллар, еллар узып, Уйлый идем аның турында. ...Мөгаллимем күптән гүр иясе, Ләкин китми минем күңелдән. Керә калсам мәктәп ишегеннән, Аны искә...

...Көләч йөзле бер яшь кенэ абый,

Каршы алды, кердек класска.

Аннан да зур галим безнен өчен,

Булмагандыр инде шул чакта.

Озак эшлэмэде мөгаллимем,

Китте канлы сугыш кырына.

Аерылса да юллар, еллар узып,

Уйлый идем аның турында.

...Мөгаллимем күптән гүр иясе,

Ләкин китми минем күңелдән.

Керә калсам мәктәп ишегеннән,

Аны искә алып баш иям.

22 нче июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Инде ничә дистә еллар узса да, Россия һәм элекке союздаш республикаларның күбесендә бу дата һәр гаиләгә килгән кайгы - хәсрәт, дәүләтнең зур югалтуларына, ә иң мөһиме, 30 миллионга якын совет кешесенең үлүе, я хәбәрсез югалуы белән күңелләрне тетрәндереп тора. Күп кенә Европа илләрендә Бөек Ватан сугышы тарихын үз мәнфәгатьләренә яраклаштырып бозып күрсәтү, Советлар Союзының фашизмны җиңүдә төп көч булганын инкарь итү Европа сәясәтчеләренең яратып кулланыла торган темаларының берсенә әйләнеп бара. Бу сугышта ничә миллион кешесен югалткан Украинада сугыш ветераннарын мыскыл итү дәүләт сәясәтенә күтәрелүе, 9 нчы май бәйрәменең асылы һәм мәгънәсен үзгәртү аеруча зур аңлашылмаучанлык тудыра. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк диләр. Чын мәгънәсендә Ватан сугышы булган бу сугышта Җиңү, илнең һәр кешесе керткән өлештән тупланган. Бу вакыйгаларны һәрдаим истә тотып, үз гомерләре белән исәпләшмичә 9 нчы май иртәсен якынайткан Геройларны олылау безнең максатыбыз булырга тиеш. "Исэннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел,"- ди халык. Бу уңайдан Җиңүгә үзләренең зур өлешләрен керткән, Олы Әтнә урта мәктәбеннән фронтка киткән ир-ат һәм хатын кыз укытучыларны искә алу урынлы булыр. Сугышның беренче көннәреннән үк Олы Әтнә урта мәктәбенең ир - ат укытучылары Ватанны дошманнардан саклау өчен кулларына корал алып фронтка китәләр.

Дошманнарга каршы зур көрәшкә

Мөгаллимнәр басты сафларга.

Алар күңелендә тик бер теләк:

Туган илебезне сакларга.

Илебезне саклап калу өчен

Мөгаллимнәр куйды бар көчен.

Киләчәктә тыныч яшәр өчен

Дошманнардан алды бар үчен...

Садыков Сабир, Шәрипов Әхмәт, Сабирҗанов Кадыйр, Вагапов Салих, Шагиев Габдрахман, Бәдыйгов Тәлгать, Хәкимов Вәли, Сөләйманов Нәҗип, Баязитов Фаяз, Шагиев Равил, Гәлиәскәров Зәкәрия, Мөхәммәтшин Виуль абыйлар, Мушакова Суфия апайлар сугышның ачысын - төчесен татыйлар,үз-үзләрен аямыйча сугыш утына керәләр. Аларның фотолары куелган стенд мәктәп стенасын бизи, тормыш һәм хәрби юллары тупланган документлар музей фондында саклана. Бүгенге көндә ветеран-укытучылар арасыннан бары Мөхәммәтшин Виуль абый гына исән,ул Олы Әтнәдә гомер кичерә.

Садыйков Сабир Садыйк улы...фотодан безгэ яшь, оялчан, тыйнак кына егет карап тора. 1905 нче елда Сарман районы Чукмарлы авылында дөньяга килә, кечкенәдән ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә.Үсә төшкәч педагогия техникумын, аннан соң Казан педагогия институтының математика факультетын тәмамлый. Сарман районы Ләке авылында мәктәп директоры булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Озак та үтми Сабир абыйны Арча районы Казанбаш мәктәбенә физика, математика фәннәре укытырга күчерәләр. Аннары Арча кантон мәгариф бүлегендә инстпектор, Кишет авылында мәктәп директоры булып эшли. Яшь педагогның эшне җиң сызганып эшләвен, мәгариф өлкәсендә керткән яңалыкларын күреп Сабир абыйны 1937 елны директор итеп Олы Әтнә урта мәктәбенә билгелиләр. Аның җитәкчелек иткән вакыты җиңел елларга туры килми. Репрессияләр шаукымы, дәүләттә ахырына кадәр хәл ителә алмаган ачлык мәсьәләсе, коллектив туплау, мәктәпнең материаль базасын җиһазлау,яңа төр уку алымнарын әйләнешкә кертү, латин графикасыннан кириллицага күчү, мәктәпнең комсомол оешмасын төзү...Эшнең очы да, кырые да юк. 4 ел вакыт сизелми дә үтеп китә, зур күләмдә эш башкарыла, Олы Әтнә урта мәктәбе даны район чикләрен узып еракларга тарала. Югары белемле, киң вәзгыяткә ия булган укытучылар, сәләтле укучылар, шәһәр мәктәпләре дә кызыгырлык материаль база - мондый дәрәҗәгә ирешү өчен Сабир абый көн - төн чаба, мәктәп тормышын үз тормышыннан аерып карамый. Укытучы, мәктәп җитәкчесе генә түгел, ә тагын да югарырак исем "Педагог" исеменә ия була ул. Укучыларга һәм хезмәттәшләренә карата җылы караш, ягымлы мөгәләмә, олыларга зур ихтирам, кечеләргә кайгыртучан игьтибар, нинди генә вакыт булмасын, ярдәм кулын сузарга әзер тору - болар Сабир абыйга хас булган сыйфатларның бик азы гына. 1940 - 1941 нче уку елын мәктәп коллективы уңышлы тәмамлый, дистәләгән укучыга өлгергәнлек аттестаты тапшырыла. Киләчәккә матур уй - хыяллар корыла, максатлар куела.

Ләкин хыялларга чынга ашарга насыйп булмый, 22 июнь таңында Бөек Ватан сугышы башланып китә. Партоешма секретаре Сабир абыйны ашыгыч рәвештә райкомга бюрога чакыртып алалар һәм бу куркыныч яңалыкны хәбәр итәләр. Бар авырлыкларын да фаразлап бетереп булмаган яңа чор башлана. Тарихта моңа кадәр күрелмәгән сугыш үзенең "йөзен" бик тиз ачып күрсәтә: мәктәп бинасына ут лампочкалары җитешми башлый, китаплар 5 - 10 укучыга 1 дәреслек исәбеннән генә исәпләнелә, дәфтәрләр бары тик тел дәресләре өчен генә кайтарыла башлый. Шулай да укучылар, аларның әти - әниләре теге юк, бу юк дип утырмый. Җәй буе мәктәп коллективы кышкы айларда бинаны җылыту өчен Каенсар урманыннан утын ташый, 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары басуда колхоз эшендә эшлиләр, икмәкне кул белән җыеп икмәк әзерләү пунктына тапшыралар, фронтны икмәк белән тәэмин итүдә катнашалар, ә 10 нчы сыйныфны тәмамлаган егетләр берәм - берәм сугышка китә башлыйлар. Юкны бар итеп мәктәп яңа уку елына әзерләнә һәм ниһаять, 1 сентябрь - Белем көне килеп җитә. Чәчәк бәйләмнәре тоткан укучылар, моңсу гына басып торган укытучылар, бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзе җиткергән Сабир абый, күңелләрендә булган борчулы хисләрен сиздермәскә тырышалар. Чөнки нәкъ менә киләчәккә ышаныч, өмет, авыр уйларны уйламаска ярдәм итә дә инде.

Матур гына уку елын башлап җибәргәч, тормыш иптәше Гадилә апаны, мәктәпкә укырга да кермәгән кечкенә ике кызын калдырып Сабир абый үзе дә фронтка юл китә.

...Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам. Син әңкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм....

Яшәргә, эшләргә дип бу дөньяга килгән ир, кырыс солдат хатынына, балаларына хат язарга утыргач нечкә күңелле шагыйрьгә әйләнә дә кала.Тормыш иптәшен, кызларын искә алмаган көне булмый аның. Бер хатында ул кызлары Луиза һәм Ритага багышлап менә нинди шигырь язган:

Сез кызларым нәни бала әле

Киләчәктә сезнең көнегез

Киләчәкнең батыр көрәшчесе

Зур үсегез, таза булыгыз.

Сәлам сезгә нәни балаларым

Зур үсегез, таза булыгыз.

Ятим булмый, шатлык көннәр белән

Каршыларбыз җиңү бәйрәмен.

Югары педагогик белемле булуын исәпкә алып Сабир абыйны политрук итеп билгелиләр һәм ул хәрби җитәкчелекнең өметләрен аклый. Аның сугышчан юлын сүрәтләп булса да, башыннан кичергәннәрен кешенең үзеннән башка кем сөйләп бирә алсын??? Ләкин үлем эчендә йөргән кешенең эчке дөньясын, уй - хисләрен җиткерергә мөмкинлек бирүче шаһитлар - солдат хатлары бар. Яхшылык белән явызлык арасындагы көрәш иң югары ноктасына җиткән ул ерак елларга суырып алып керердәй көч бар аларда.

Менә 1942 нче елның 2 нче ноябрендә яза башлаган хат: Гадилә, синең тормышың ничек икәнен беләм, җиңел түгел, күрәсең. Сагынасың да бугай. Син бер җырны хәтерлә: "Сагынасыңмы, дип сорыйлар, сагынсам да нишлим соң?". Безгә ил белән фашизмны тар - мар итәргә кирәк. Менә тиздән фашистларны җиңеп ойгә кайтырбыз. Встречай с победой".

Бүленергә туры килгәндер, 3 нче ноябрьдә генә язып бетергән ул бу хатны.

Аның патриотик тәрбия алымнары, сәяси мәсьәләләрне тирәнтен аңлавы, сугышчылар нинди генә сорау бирсәләр дә югалып калмавы аркасында аларның якын дустына, кинәшчесенә әйләнә ул. Боларны искә алып хәрби җитәкчелек Сабир абыйны танк командиры дәрәҗәсенә күтәрә. 1942 - 1943 нче елларда үз экипажы белән Көньяк - Көнбатыш фронт составында хәрби антын үти. Казан, Пенза, Луганск, Донецк, Старый Оскол шәһәрләре артта кала.

...Сабир абый сугышка китсә дә, мәктәптә тормыш дәвам итә. Эшкә башлангыч сыйныф укучыларын да җәлеп итәргә туры килә. Туйганчы ашарга ризык булмаса да, салкынча сыйныф бүлмәләрендә укысалар да кечкенә, ябык гәүдәле балалар көз көне басуда калган башакларны кул белән җыйнасалар, яз көне, басулар кардан ачылгач күмәч пешерергә өшегән, черек бәрәңге җыйнарга чыгалар. Ләкин ничек кенә авыр булмасын, җиңү хакына барына да түзәләр. Фронтка ярдәм оештырыла, концертлар куеп мәктәп коллективы 8 мең сум акча туплый. Сабир абыйның танк командиры икәнен истә тотып җыйналган акчаны "Татарстан колхозчысы" исемендәге танклар колоннасы төзүгә җибәрәләр. Шулай ук сугышчыларга җылы бияләйләр, носкилар бәйләп, посылкалар салалар. Бортларына "Татарстан колхозчысы" дип язылган 200 данә Т-34 танклары Курск дугасында, Украина территориясен азат итүдә катнаша. Бик зур ярдәм була бу. Шунысын да әйтергә кирәк, бу танк корпусыннан 37 Советлар Союзы Герое чыга... Укучыларның бу хезмәтләре өчен Олы Әтнә урта мәктәбенең пионер, комсомол, партия оешмалары исеменә КПСС Үзәк Комитетыннан рәхмәт телеграммасы килә. Ул телеграмма И. В. Сталин имзасы белән "Пионерская правда" газетасына басылып чыга.

Ленд - лиз программасы буенча АКШтан Советлар Союзына 3664 М4 - А2 "Шерман" танклары кайтарыла. Чит ил техникасының конструктив аермалыкларын исәпкә алып танкларга командирлар итеп белемле, ышанычлы, инициативалы сугышчыларны кую максаты куела. Командир техниканың төзеклеген, 5 кешедән торган экипажның исәнлеген тәэмин итергә тиеш була. Командирлар арасына Сабир абыйны да сайлап алалар, һәм ул сынатмый.

...Калтырый җир. Таудай танкларның

Дәһшәтләрен күрсә идегез!

Шул танклар арасында, алга

Ата - ата бара идек без.

Җиңеп, җимереп алга бара идек

Нәфрәтләнгән вәхшәт дөньясын;

Эх, аягым....яралады мине,

Яралады фашист минасы.

Өстән туплар оча улашып,

Яна күктә апрель кояшы.

Иренем тешләп, карга тезләнәм мин,

Хәлсезләнә канлы тезләрем...

... 1943 нче елның 31 нче мартында язылган хатка күз салыйк: "Госпитальдан чыккач командировкада булып, 15нче мартта частькә килдем. Яра төзәлде инде. Мин сиңа хатлар күп яздым, менә передовойга килгәч өченче хатны язам, минем хатлар сиңа барамы, юкмы, миңа билгесез.

Гадилә! Мин торган җирдә күптәннән җәй инде. Елгалар боздан арчыла, менә тиздән алар да бетәр. Сулар агар, ә менә киләчәктә кем исән калыр, тормыш ничек булыр, анысын әйтеп булмый, может дошман пулясы теге дөньяга җибәрер. Ике мәртәбә ранен булып исән калдым. Их, Гадилә, яшисе, яшисе килә. Без үләргә тиеш түгел, без дошманны җиңәргә, рәхәт гомер итәргә тиеш".

Төньякка таба юнәлеш алгач Сабир абыйларны данлыклы 2 нче Белоруссия фронтына кучерәләр. Ленинград өлкәсе, Эстония,Латвия, Литва республикалары территорияләре артта кала.

... Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм....

Алда Польша. Бу илне фашистлардан азат иткәндә Советлар Союзы 612 меңнән артык солдатын югалта, күпме солдат гарип калып, күпмесе хәбәрсез югала. Дошман аяусыз каршылык күрсәтсә дә Сабир абыйлар ротасы көннән - көн алга бара. Белосток, Варшава шәһәрләре артта кала, каты сугышлар Көнбатыш Польша җиренә күчә.

Сабир абыйның хатларында яшәргә теләк, җиңүгә өмет, ышаныч бөркелә. Тик менә 1944 нче елның 21 нче мартында язылган хатында бераз күңел төшенкелеге сизелә. Ике елга якын үлем пычагы астында йөрү, госпитальгә эләккәч кенә ял итеп алу эзсез узмаган: "Гадилә, менә сиңа бүген икенче хатны язам. Әллә нигә эч поша, йөрәккә авыр. Синең авыр тормышың күз алдыма килә дә, авыр сулыйм. Балалар күз алдында тора. Бу арада әллә нинди куркыныч, авыр төшләр керә. Ник соң болай миңа авыр? Менә тиздән безнең аерым торуга 2 ел тула, бу ике елда мин дә, син дә нинди генә авырлыклар күрмәдек. Миңа фронт, ранен булу, чирләү. Синең тормыш авырлыгы да 10 елга картайтты.

Гадилә! Кызыл Армия сәгать саен алга бара, совет илен сволочь, кан эчүче фашист этләреннән коткара. Җиңү бәйрәме ерак түгел. Менә тиздән, әгәр исән булсак, дошманны тар - мар итеп өйгә кайтырбыз. Без дә синең белән бергә шатлыклы тормышта балаларны тәрбияләрбез. Сугыш беткәч, тормыш рәхәт, матур булыр. Их, шул чакны тизрәк күрәсе иде".

Сабир абый хатларында ике фикер еш кабатлана. Ул аларның һәрберсендә фашистларны "сволочь" дип атый.

1945 нче елның 23 нче февралендә язган хатыннан өзек:

"Үткән атакадан соң минем танк һәм экипаж исән, үткән атакада фашист сволочьларын сыттык, кырдык. Киләсе атакада тагын да күбрәк кырырбыз!"...

Бу сүздә аның фашистларга булган бар нәфрәте чагыла. Икенчесе - сугыштан соң тормышның нинди рәхәт буласын искә алырга бер дә онытмый ул. Бу - бар фронтовиклар өчен дә уртак хис. Ләкин...

... 10 май иртәсе, алмагачлар чәчәккә бөреләнгән вакытта Сабир абый гаиләсе өчен мәңгелек яра булып аның һәлак булуы турында хат кайтып ирешә.

"Ирегез, гвардия өлкән лейтенанты Садыков Сабир Садыкович, социалистик Ватан өчен сугышта, хәрби антына тугры булган хәлдә, батырларча кыюлык күрсәтеп, 1945 нче елның 18 нче мартында һәлак булды". Бу йөрәк өзгеч хәбәрне Гадилә апа бик авыр кичерә. Халык гөр килә, кызыл чүпрәкләр табып (яулык, мендәр тышлары, галстуклар) әләм итеп капкаларга элә. Гармун тавышлары, җыр, бию. Барлык халык җиңү тантанасы кичергәндә бу гаиләгә икеләтә авыр була. Ләкин Гадилә апа сынмый, сыгылмый. Үзен кулга алырлык көч таба: ике кызны укытасы, тәрбиялисе бар бит. Ул бөтен көчен балаларын намуслы, тәрбияле, укымышлы итүгә багышлый. Луиза Сабировна һәм Рита Сабировна районыбызның алдынгы укытучылары, укучыларның яраткан укытучылары булдылар. "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Почет билгесе" орденнары иясе Гадилә апа лаеклы ялга чыккач та мәктәптән аерылмый, җәмәгать эшләрендә катнаша. Луиза Сабировна Польшага барып Сабир абыйның каберен эзләп таба. Ул каты авырудан вафат инде. Ә Рита Сабировна әле дә мәктәп тормышында актив катнаша, коллективка методик ярдәм күрсәтә, укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирә. Олы Әтнә урта мәктәбенең мәгариф музеена нигез салучы, музей фондына меңәрләгән экспонат туплаучы да Рита Сабировна. Мәктәптә уза торган чаралаларның да мөхтәрәм кунагы ул!

Сабир абыйның документларын, шәхси хатларын укыганда аның күзләре яшьләнә, сагыш хисләре биләп ала...

Фронттан соңгы хатын Сабир абый 1945 нче елның 17 нче мартында, һәлак булырына бер көн алдан язган:

"Гадилә, сиңа йөрәгемнең иң нечкә җиреннән чыккан, ерак - ерактан сагынычлы фронт сәламе җибәрәм... Мин сиңа бу арада хат яза алмадым, чөнки каты сугышлар булды. Көн - төн һөҗүм, һәр сәгать алга барабыз. Корбаннар бар. Мин һәм минем экипажым хәзергә сау - сәламәт. Бу хатны һөҗүм башланыр алдыннан яздым. Әгәр исән булсам, атакадан соң язырмын. Безнең тормыш минутлап чутлана, чөнки без узебезнең тимер "айгырларыбыз" белән иң алдынгы сафта барабыз. Укытучыларга күп итеп сәлам әйт. Укучыларга да сәлам әйт. Алар яхшыга, отличнога гына укысыннар, вакытларын әрәм итмәсеннәр, кыю булып үссеннәр. Атакага приказ булды. Хуш!".

...Бәлки бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен,

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Мин сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзәп атармын;

Үзем үлсәм, балаларым кала

Минем гомерем булып, Ватаным.

Кала дөнья, кала бар матурлык,

Ал чәчәкләр кала болында,

Чәчәкләргә төренеп эзем кала,

Җырым кала үткән юлымда.

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе..

...Юкка гына Советлар Союзы Маршалы И. Конев: "Татар егетләре арысланнардай сугышты"дип әйтмәгән. Бик дорес сүзләр бу, юкка гына татар сугышчылары арасыннан 161 Советлар Союзы герое чыкмаган.

..."Сабир абыегыз тыйнак, сабыр, кешеләрне яратучан математика укытучысы иде. Фронтта да мәктәбе, укытучылары, укучылары турында уйлап, гел алар турында сорашып тора иде" - дип искә ала торган булган Гадилә апа.

Польшаның Гданьск воеводствосы үзәгеннән ерак түгел Картузы дип исемләнгән торак пункт бар. Бу авылны фашистлардан азат итү өчен барган сугышларда 1011 совет солдаты һәлак була. Сугыш беткәннән соң совет сугышчыларын туганнар каберлегенә җирләгәннәр, таштан һәйкәл эшләнгән. Монументта 105 нче номер астында "Батырлык өчен" медале иясе Садыйков Сабир Садыйк улының исеме уеп язылган. Нинди генә авыр мизгелләр кичерергә туры килсә дә, Сабир абый гаиләсенә, республикасына, дәүләтенә, хәрби антына тугры калып соңгы тамчы канына кадәр дошманга каршы сугышкан, батырларча һаләк булып Җиңү көнен якынайткан.

...Кызганыч, буген Польшаның Россиягә каршы алып барылган сәясәте аркасында бу илдә булган совет солдатлары каберлекләре буенча борчылу бар, алар тиешле дәрәҗәдә саклансын иде.

...Мәгариф музеенда Сабир абыйның шәхси әйберләре, фотографияләре, документлары аерым витринада иң кадерле ядкәрләрнең берсе булып саклана. Укучылар аларны зур кызыксыну белән карыйлар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирәләр, сугыш кырыннан кайткан трофей - экспонатлар белән танышалар. Илебезнең киләчәге, аның хәрби потенциалының алдагы көннәрдә дә югары дәрәҗәдә булуы бугенге укучылар кулында! Патриотик тәрбия бирүне туган мәктәбебездән чыккан Герой - мөгаллимнәрнең батырлыклары белән бәйләп бирү тәрбия эшендә иң үтемле алымнарның берсе.

Сабир абыйның батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!

Ирек Дәминов,

Олы Әтнә урта мәктәбенең

Мәгариф музее җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев