- Бар да яхшы, зыянлы булмады, Аллага шөкер. Руль артына үзем утырмадым, машина йөртүче белән икәү идек. Минем якка аугач, машинадан чыгу бераз кыенрак булды. Үзем машина йөртә беләм, ләкин машина йөртү таныклыгым юк, укымадым, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Булат Җиһаншин.
Җырчы әйтүенчә, машина аугач, узып баручы машиналар туктап ярдәм күрсәтә башлаган. "Машинаны бик озак чыгардык. Йөк машинасына трос эләктереп чыгарырга туры килде. Трос хәтта 3 тапкыр өзелде", - ди Булат.
Нет комментариев