Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Буш кул җибәрмәс иде

Җиләкле җәйләре, борчу-мәшәкатьләре, куаныч-шатлыклары белән җәйнең соңгы аенда яшибез. Әле кайчан гына телевизор экраннарыннан, быел да 2010 елдагы кебек корылык була дип сөйләгәннәр иде. Азык-төлек министры шул исәптән бөртекле ашлыкка, икмәккә бәяләр күтәреләчәгенә ишарәләде. Күргәнегезчә, Аллага шөкер, яңгырлар да яуды, кояшлы көннәр дә күп булды. Бакчаларыбызда җиләк-җимешләр, яшелчәләр, бәрәңгеләребез дә...

Җиләкле җәйләре, борчу-мәшәкатьләре, куаныч-шатлыклары белән җәйнең соңгы аенда яшибез.

Әле кайчан гына телевизор экраннарыннан, быел да 2010 елдагы кебек корылык була дип сөйләгәннәр иде. Азык-төлек министры шул исәптән бөртекле ашлыкка, икмәккә бәяләр күтәреләчәгенә ишарәләде. Күргәнегезчә, Аллага шөкер, яңгырлар да яуды, кояшлы көннәр дә күп булды. Бакчаларыбызда җиләк-җимешләр, яшелчәләр, бәрәңгеләребез дә мул уңыш бирделәр. Тик, нигәдер, печәннең бәясе кыйбат әле. Алай гына түгел, кыйбат бәягә дә табуы кыен. Күптән түгел "Әтнә таңы"нда "Күңгәр" хуҗалыгы җитәкчесенең: "Авылда яшәгән пенсионерларга да, эшләмәгән хезмәткәрләргә дә печән өләшеп чыктык", - дип әйтүен язганнар иде. Ә бер дустым, Чишмәле Сапта 2 хуҗалыктагы пенсионерга 1 төргәк печән китереп бирделәр дип хәбәр итте. Ашлык суга башласалар, шулай ук 1 яки 2 центнер бодай яки арпа бирәләр диде. Тирә-юньдәбге авылларда яшәүчеләргә кызыгып гомер үтә инде безнең. Югыйсә, без дә гомер буе шушы "Тукай" хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыктык. Мал асрамасак та, тавык-чебеш үстерәбез. 1 яки 2 центнер бөртек китереп бирсәләр бик шат булыр идек. Бушка дип сорамыйбыз, тиешле бәясен куеп бездә дә шундый тәртип оештырсалар икән? Булмастай эш түгел инде анысы!

Әле дә исемдә, пенсиягә чыккан еллар иде, совхоз директоры Хәлил Гарипов 2шәр центнер бөртекле ашлык, икенче чабымнан 1 төргәк печән өләштерде. Имза салдырып, акчасын да алып киттеләр. Кадрлар бүлеге җитәкчесе Һиндия башлап йөрде. Мин аларга әле дә рәхмәт укыйм.

Анысы, сорап барсак, бу директор да буш кул җибәрмәс иде. Яшь директор безне бик белеп бетерми инде. Аннан соң, хуҗалык - зур, директорны табуы да бик кыен...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев