Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм белән!!!

Бәйрәмегез мөбарәк булсын, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Бу чаклы садәлек кайлардан килгәндер?-

Сез җирдә, мөгаен, аяклы гөлләрдер.

Яктырып-балкытып торасыз җаннарны -

Әллә сез бәхеткә гомерлек таңнармы?

Яз аһәңенә тәңгәл бәйрәмебез -Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Җанга җылылык, мәрхәмәт иңә. Яшәвебезгә ямь бирүче, тормышыбыздагы бетмәс мәшәкатьләрне үз иңендә тартучы, балаларыбызны тәрбияләүче, ара-тирә төн йокылары да күрмәүче хатын-кызларга, әниләребезгә тиешле хөрмәтне күрсәтәсе килә. Замана ыгы-зыгысы белән Сезгә игътибарыбыз да җитмидер... Ә Сез һаман елмаясыз, һаман безгә ярдәм кулы сузасыз, авыр чакта ныклы терәк тә - хатын-кыз.

Районыбыз - авыл хуҗалыгы районы, терлекчелек тә, игенчелек тә зур көч таләп итә. Бу тармакта хезмәт куючыларның да күпчелеге- хатын-кызлар. Ә уңышлары сөенерлек. Гомумән, кайда гына эшләсәгез дә, Сезнең тырыш хезмәтегез, өлгерлегегез, сабырлыгыгыз сокландыра, ара-тирә гаҗәпләндерә дә. Шундый булганыгыз,олы җаныгыз өчен рәхмәт! Бәйрәмегез мөбарәк булсын, сау-сәламәт булыгыз! Һәркайсыгызга гаилә бәхете насыйп булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күрергә язсын! Бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев