Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм өстәленә

"Кызлар капризы" торты Кирәк: 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ярты банка куертылган сөт, 1 банка майонез (0,25 грамм), серкә белән кушылган ярты чәй кашыгы сода, 1,5 стакан он. Барысын бергә кушып яхшылап болгатырга да духовкада 4 корж пешерергә. Тортны каймаклы крем белән майларга һәм өстенә чикләвек сибәргә. Каймаклы кремны...

"Кызлар капризы" торты

Кирәк: 3 йомырка, 1 стакан шикәр комы, ярты банка куертылган сөт, 1 банка майонез (0,25 грамм), серкә белән кушылган ярты чәй кашыгы сода, 1,5 стакан он.

Барысын бергә кушып яхшылап болгатырга да духовкада 4 корж пешерергә. Тортны каймаклы крем белән майларга һәм өстенә чикләвек сибәргә. Каймаклы кремны исә, каймакны шикәр комы белән күпертеп ясыйлар.

"Чебурашка" торты

Кирәк: 350 грамм он, 3 аш кашыгы каймак, 250 грамм шикәр комы, 200 грамм маргарин, 3 йомырка, чикләвек, чәй содасы. Крем ясар өчен: 1 йомырка, 200 грамм шикәр комы, ярты стакан сөт, 250 грамм атланмай.

Маргаринны он белән уарга. Йомырканы шикәр комы белән күпертергә. Барысын бергзә болгатырга һәм камырны 20 минутка суыткычка куярга. Майланган табага җәеп, духовкада пешерергә. Крем өчен сөткә шикәр комы, йомырка салып тугларга һәм беразга ут өстенә куярга. Кайнатырга кирәкми. Әлеге масса суынгач, атланмай өстәргә. Кремны коржга сөртеп, өстен чикләвек белән бизәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев