Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәм өстәленә - «Әтнә таңы»

1 килограмм эремчек, 1 стакан шикәр комы, 1 лимон, ярты литр сөт өсте, бер чеметем ванилин, 30 грамм желатин, 30 грамм мармелад; бизәү өчен: 1 стакан кызыл яки сары төсле сок, ярты стакан шикәр комы, 10 грамм желатин, 1 әфлисун яки компоттагы җимешләр Коры эремчекне иттарткычтан яки иләк аша чыгарабыз....

1 килограмм эремчек, 1 стакан шикәр комы, 1 лимон, ярты литр сөт өсте, бер чеметем ванилин, 30 грамм желатин, 30 грамм мармелад;

бизәү өчен: 1 стакан кызыл яки сары төсле сок, ярты стакан шикәр комы, 10 грамм желатин, 1 әфлисун яки компоттагы җимешләр

Коры эремчекне иттарткычтан яки иләк аша чыгарабыз. Желатинны бүртсен өчен, суга салып куярга. Лимон кабыгын угыч аша уабыз, эремчекне шикәр комы, ванилин һәм туралган мармелад белән бергә кушабыз. Сөт өстен күпертәбез. Бүрткән желатинны эремчеккә кушабыз, сөт өстен өстибез. Торт өчен форманы салкын су белән чайкап алабыз һәм, эремчекле катнашманы салып, суыткычка куябыз. 20-30 минуттан торт өстен әфлисун кисәкләре, мармелад, җимешләр белән бизибез, 10 г желатин белән болгатылган үтә күренмәле кызыл яки сары сок салабыз һәм суынырга куябыз. Суынган тортны формадан алып, күпертелгән сөт өсте белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев