Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмебез мөбарәк булсын, хатын-кызларыбыз!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Бу чаклы садәлек кайлардан килгәндер? - Сез җирдә, мөгаен, аяклы гөлләрдер. Яктырып-балкытып торасыз җаннарны,- Әллә сез бәхеткә гомерлек таңнармы? Яз аһәңенә тәңгәл бәйрәмебез - Халыкара хатын-кызлар көне бүген. Сезне ихлас күңелемнән Язның беренче иң матур бәйрәме белән котлыйм. Сез матурда, Сез батыр да, Сез тыйнак та... Районыбыз -...

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Бу чаклы садәлек кайлардан килгәндер?

- Сез җирдә, мөгаен, аяклы гөлләрдер.

Яктырып-балкытып торасыз җаннарны,-

Әллә сез бәхеткә гомерлек таңнармы?

Яз аһәңенә тәңгәл бәйрәмебез - Халыкара хатын-кызлар көне бүген. Сезне ихлас күңелемнән Язның беренче иң матур бәйрәме белән котлыйм. Сез матурда, Сез батыр да, Сез тыйнак та...

Районыбыз - авыл хуҗалыгы районы, терлекчелек тә, игенчелек тә зур көч таләп итә. Һәм бу тармакта хезмәт куючыларның да күпчелеге-хатын-кызлар.Ә уңышларыгыз сөенерлек. Гомумән, кайда гына эшләсәгез дә, Сезнең тырыш хезмәтегез, өлгерлегегез, сабырлыгыгыз сокландыра...

Шундый көчле, тырыш булганыгыз, олы җаныгыз өчен рәхмәт Сезгә! Бәйрәмегез мөбарәк булсын, сау-сәламәт булыгыз! Һәркайсыгызга гаилә бәхете насыйп булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күрергә язсын! Сезгә карап сокланабыз, күңелләрдә бары горурлык. Рәхмәт Сезгә, әле ярый Сез бар, Бу дөньяда үрнәк булырлык!

Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев