Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

САК БУЛЫГЫЗ – КОТЫРУ АВЫРУЫ!

Әлеге авыру бик борынгы һәм кешеләр, хайваннар өчен иң хәтәрләреннән берсе. Кыргый ерткыч хайваннар котыру авыруы вирусын йөртүчеләр һәм аны таратучылар булып тора. Беренче чиратта, болар - төлкеләр. Алар торак пунктларга, ишегалларына, фермаларга үтеп керә, очраган һәркемгә ташлана һәм тешләгәндә зарарлый.

2011 елда Әтнә районында бер котыру очрагы теркәлде. Ә 2012 елда алар 5кә җитте. Төлкеләр санын көйләүне барлык регионнарда системага салганда гына күпмедер уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, чөнки алар өчен чикләр юк. Бер районда күпмедер эш башкарып, икенчесендә бер нәрсә дә эшләнмәсә, төлкеләр бушаган территориягә хәзер үтеп керәчәкләр. Хайваннар арасында котыру авыруының сезонлы булуы төлкеләр биологиясенә тыгыз бәйләнгән: алар гыйнвар-февральдә парлашкан, көзге якта балалары үсеп җиткән чорда активлаша, авыру да кинәт арта. Ә җәй көне үрчемне үстергәндә хәрәкәт чикле була, авыручылар да нык азая. Котыру авыруын профилактикалау программасын үтәү өчен ветеринарлар, аучылар, коммуналь хезмәтләрнең хезмәттәшлек итүе кирәк. Коммуналь хуҗалыклар иясез этләр һәм мәчеләрне юк итү, йорт хайваннарын исәпкә кую, теркәү һәм аларны асрау кагыйдәләрен үтәтү буенча эшне көчәйтергә бурычлылар. Котыру авыруына шикле булган хайваннар тешләгәндә, тырнаганда кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә, үзәк хастаханә полик­линикасына мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев