Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклыйк табигать-Ананы!

Туган җир, туган як, табигать-Ана, дибез. Саф һаваны, иркен кырны, чиста суны барыбыз да яратабыз.

Ә без аны саклый беләбезме соң? Җимерелгән кош ояларын, сындырылган агач-куакларны, чүплек­кә әйләнеп баручы урманнарны күреп, җан сыкрый. Нишлибез соң без, кешеләр, диеп чаң сугасы килә.Табигатьнең байлыклары, аның сабырлыгы чиксез түгел бит.

Мәктәбебезнең һәр сый­ны­фында "Чисталык дәресләре", 1-11 сыйныф укучылары арасында "Кеше һәм табигать" дигән темага рәсемнәр конкурсы уздырылды. Һәр укучы көченнән килгән кадәр үзенең өлешен кертте. Ә иң күңеллесе мәктәп күләмендә уздырылган интеллектуаль уен - "Бәхетле очрак" булды. Бу чараны биология һәм география укытучысы Миңнебаев Рафил абый оештырды. Мәктәбебезгә кунакка "Ашыт" тыюлыгы инспекторлары Әхмәтҗанов Рәшит, Әхмәтова Ләйсән килделәр. Жюри составына мәктәбебез директоры Алсу Фарил кызы һәм ветеран укытучы Гөлсинә Хәйдәр кызы билгеләнде. Бу чара кошларга һәм барлык тереклек дөньясына багышланган иде. Бигрәк тә кошлар турындагы сораулар кызыклы булды, чөнки 2013 ел "Ак бөркет" елы булып санала. Укучылар икешәр командага бүленеп ярыштылар. "Аккош" һәм "Бөркет" командалары һәр сорау­га зур тырышлык белән җавап бирделәр. Нәтиҗәдә "Аккош" командасы җиңүче дип игълан ителде. Уен булгач җиңүчесе дә, җиңелүчесе дә була инде аның. Командаларга кунаклар тарафыннан дипломнар тапшырылды. Җанатарлар да командалар өчен зур ярдәм күрсәттеләр. Бигрәк тә Гыйззәтуллин Булат, Сәмигуллин Булат активлык күрсәтте. Үземнең шул җанатарлар арасында булып, командага ярдәм итә алуым белән чын күңелдән куандым

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев