Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Өч көн эчендә тапшырмасаң - чираттагы җәза көтә" - "Әтнә таңы"

ЮХИДИ кисәтә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләрнең тагын бер кат исләренә төшереп уза. "Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү вакыты административ җәза үтәү турындагы карар кабул ителгән көннән үз көченә керә. Карар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче таныклыгын...

ЮХИДИ кисәтә

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләрнең тагын бер кат исләренә төшереп уза.

"Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү вакыты административ җәза үтәү турындагы карар кабул ителгән көннән үз көченә керә. Карар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче таныклыгын әлеге административ җәзаны үтәтүче органга илтеп тапшырырга тиеш. Йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче зат таныклыкны шул вакыт эчендә тапшырмаган очракта, әлеге хокуктан мәхрүм ителү вакыты өзелә һәм ул илтеп тапшырган яисә аннан тартып алынган көннән исәпләнеп кенә дәвам итә. Машина йөртүче йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп тә, руль артына йөртү таныклыгын тапшырмаган килеш утырган очракта аны чираттагы җәза көтә. Бу - утыз мең сум күләмендә административ штраф, яисә унбиш тәүлеккә административ арест, яисә йөз сәгатьтән алып ике йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тарту булырга мөмкин. Шул ук вакытта ул идарә иткән транспорт чарасы тоткарлана һәм махсус урынга урнаштырыла.

Таныклыктан мәхрүм ителү вакыты чыкканнан соң, ул машина йөртүчегә бары юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәре тикшерелгәннән соң һәм юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле административ штрафлары түләнеп беткәннән соң гына тапшырыла. Машина йөртүче йөртү хокукыннан спиртлы эчемлекләр кулланган , медицина тикшерүе узарга каршы килгән яисә юл һаләкәте килеп чыкканнан соң алкоголь кулланган очракта йөртү таныклыга алу өчен транспорт чарасы белән идарә итүгә каршылыклар булмау турында медицина нәтиҗәсе дә кирәк", - ди ул.

Шулай ук, соңгы көннәрдә республика территориясендә томан һәм җилнең 9 м/с ка кадәр көчәюе көтелә. Температураның кинәт үзгәрүе сәбапле, юлларда бозлавык булачак. Бу уңайдан, юлларда сак булуыгыз сорала. " Машина йөртүчеләр юлларда тиешле тизлекне сакласыннар иде. Каршы як полосага чыгу кебек куркыныч маневрлар ясаудан сакланыгыз. Машина йөртүче дә, аның пассажирлары да куркынычсызлык каешлары таккан булырга тиешлеген онытмагыз. 12 яшькә кадәр балалар бары тик махсус утыргычларда гына йөртелергә тиеш", - дип кисәтә ЮХИДИ җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев