Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаллыда спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларның сәламәтлеген кайгыртып, сату ноктасын япканнар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы уртак көч белән шәһәрдә составында спирт булган продукцияләр, ягъни "фанфурик"лар сату ноктасын япканнар. Бинаның милекчесе арендага алучы белән килешүне өзгән һәм сәүдә ноктасы ябылган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы уртак көч белән шәһәрдә составында спирт булган продукцияләр, ягъни "фанфурик"лар сату ноктасын япканнар. Бинаның милекчесе арендага алучы белән килешүне өзгән һәм сәүдә ноктасы ябылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Россия Федерациясе Баш санитар табибының "Составында спирт, өстәмәләләр һәм ароматизаторлар булган әчәргә яраксыз продукцияне берәмләп сатуны туктату" карары таләбе буенча сәүдә объектларында даими режимда мониторинг үткәрә.

2017 елның 3 аенда "фанфурик"лар сатуның 22 факты ачыкланган. Составында спирт булган 143 литр продукция законсыз әйләнештән алынган. Закон бозучыларга карата административ хокук бозу турында эш ачылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев