Чаралар күрелде
Экологик таләпләр нигезендә муниципаль берәмлекләр территориясе даими рәвештә чистартылып торырга тиеш. Район прокуратурасы тарафыннан Әтнә муниципаль районының "Олы Әтнә авыл җирлеге" эшчәнлегендә табигатьне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында каты көнкүреш калдыкларының санкцияләнмәгән чүплеге барлыгы ачыкланды. "Тирә-як табигатьне саклау турындагы "Россия Федерациясе Федераль законының 16 маддәсе нигезендә, җитештерү...
Экологик таләпләр нигезендә муниципаль берәмлекләр территориясе даими рәвештә чистартылып торырга тиеш.
Район прокуратурасы тарафыннан Әтнә муниципаль районының "Олы Әтнә авыл җирлеге" эшчәнлегендә табигатьне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Тикшерү барышында каты көнкүреш калдыкларының санкцияләнмәгән чүплеге барлыгы ачыкланды. "Тирә-як табигатьне саклау турындагы "Россия Федерациясе Федераль законының 16 маддәсе нигезендә, җитештерү һәм куллану калдыклары тирә-якны пычратучылар булып тора. Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлеге территориясендә, төгәлрәк итеп әйткәндә Әтнә-Яңа Җөлби автомобиль юлыннан 1,5 километр ераграк киткәч, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлмәгән, 15 кв.м (3мХ5м) мәйданда биеклеге 0,3 метр булган, Ударников урамы буенча елга буенда 200 кв.м һәм Олы Әтнә авылының Электро урамында инеш буенда 20 кв.м мәйданда калдыклар ташланган. Бу исә "Тирә-якны саклау турындагы" Федераль законның 51 маддәсе 2 пункты 2 абзацын бозу булып тора. Җитештерү һәм куллану калдыклары грунт өстенә өелгән хәлдә саклана. Бу Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибы тарафыннан 30.04.2003 елда расланган 05.08.1988 дән СанПиНның 42-128-4690-88 санлы "Торак урыннарын төзекләндерү һәм чистарту" һәм 2.1.7.1322-03 санлы "Җитештерү һәм куллану калдыкларын зарарсызландыру һәм урнаштыруга гигиеник таләпләр" турындагы санитар-экологик нормаларны һәм кагыйдәләрне бозу булып тора. Муниципаль берәмлекләр территориясендә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү эшчәнлеген җирле үзидарә органнары оештыра. Алда күрсәтелгән калдыкларны өеп куйган очракта атмосфера пычрана, ә бу гражданнарның уңай табигать, торак, эш һәм ял шартларына булган хокукларын бозу буларак бәяләнә. "Тирә-як табигатьне саклау" турындагы Федераль закон нигезендә, җитештерү һәм куллану калдыкларын җыеп бару, зарарсызландыру, транспортировкалау, саклау һәм күмүне булдыру юллары һәм шартлары тирә-як табигать өчен куркынычсыз булырга һәм Россия Федерациясе законнары белән идарә ителергә тиеш. Шул ук законның 51 маддәсенең 2 пунктында әйтелгәнчә, җитештерү һәм куллану калдыкларын туфракка ташлау тыела.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы тарафыннан Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы исеменә кичектергесез рәвештә табигатьне саклау турындагы законны бозудагы кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмә кертелде. Моңа охшаш закон бозу Татарстан Республикасы Әтнә районына караган 11 муниципаль берәмлек эшчәнлегендә дә булуы ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев