Чисталыкмы яки штрафмы?
Республикабызда һәм шул исәптән безнең районда да чисталык икеайлыгы башлану турында хәбәр иткән идек. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә. Икеайлыкның максаты - территорияләрне кыштан калган чүп-чардан арындыру, тирә-яктагыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү. Кызганычка каршы, арабызда үз территориясендә чисталыкны булдыруга бармак аша караучылар...
Республикабызда һәм шул исәптән безнең районда да чисталык икеайлыгы башлану турында хәбәр иткән идек. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә.
Икеайлыкның максаты - территорияләрне кыштан калган чүп-чардан арындыру, тирә-яктагыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү. Кызганычка каршы, арабызда үз территориясендә чисталыкны булдыруга бармак аша караучылар да байтак әле. Шуңа да авыл җирлекләрендә бу эш буенча актив эш бара - халыкка махсус күрсәтмәләр таратыла, чистарту эшенә салкын караучылар җаваплылыкка тартыла. Авылның чисталыгына елның-елында зур игътибар бирелгән Олы Мәңгәр авыл җирлегендә дә икеайлыкка кагылышлы чаралар башланып китте. Вазыйх Хисмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы:
- Авыл активы әлеге эшкә тотынды инде. Елдагыча һәр хуҗалыкка кереп, йорт территориясен чистарту буенча махсус исемлеккә куллар куйдыртабыз, янгын куркынычсызлыгына кагылышлы күрсәтмәләр таратабыз. Нәтиҗәсен тикшерү өчен бер көн билгелибез, шул көндә бөтен урамнарның торышын тикшереп чыгабыз. Аңарчы һәркем үз территориясен җыештырып куярга тырыша. Ә инде чүпне бездә капчыкларга тутырып урамга чыгарып куялар. Җирләр кибеп, юллар җилләгәч, бу чүпләрне җыю өчен трактор йөри, төяп чүплеккә чыгарабыз. Таш, ком, төзелеш материалларын капка төбендә саклаучылар гариза язып, белешмә алалар. Инде авыл җирлеге күрсәтмәләренә буйсынмаучылар булса, аларга закон нигезендә чаралар күрәчәкбез. Штрафлар саллы - шуны онытмасыннар иде.
Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин:
- Авылларда чүп-чарны капка төбенә чыгарсыннар, аларны җыеп алып китүне оештырабыз. Дөрес, Казак Үртәме буенча өстәмә хәбәр итәрбез, чөнки җир кипмичә авылга кереп булмый, - диде.
Авыл җирлегендәге юлларга килсәк, рәсми рәвештә бер генә урам да ябылмый. Башлык сүзләренә караганда, җирлектә авыр техника юк диярлек.
Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов:
- Урамнар 15 апрель-15 май аралыгында ябылып тора, - дип белдерде. Шәхси хуҗалыклардан чүпне монда һәр атна саен ял көнне җыю оештырылган.
Түбән Бәрәскә авыл җирлеге җитәкчесе Аида Фатыйхова:
- Карар нигезендә бездә дә икеайлык игълан ителде. Авыл эчендәге юллар 1 апрельдән 1 майга кадәр ябылды. Ташулар башланганчы кондызлар бияп куйган су буйларындагы агачлар чистартылды. 10 йортка бер агитатор билгеләнгән. Чүп айга 1-2 тапкыр «КамАЗ» белән полигонга түгелә. Халык айлык башлануы турында хәбәрдар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев