Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз Татарстанга дәүләт хисабына күченеп кайта алачак

Моның өчен бюджеттан 8 млн сум акча бүлеп бирелер дип көтелә. Реклама (Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны, ирекле рәвештә Татарстанга күчерү буенча яңа программа эшли башларга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм...

Моның өчен бюджеттан 8 млн сум акча бүлеп бирелер дип көтелә.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны, ирекле рәвештә Татарстанга күчерү буенча яңа программа эшли башларга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу программа әле быел гына әзерләнә башлаган һәм ул әлегә 2017-2018 елларга исәпләнәчәк.

"Дәүләт программасы чит илләрдә яшәүче 300 ватандашыбызны үз теләкләре белән Татарстанга күчереп кайтарырга ярдәм итәчәк. Боларның 100 се - дәүләт программасында катнашучылар һәм 200е - аларның гаилә әгъзалары", - диде Энҗе Нигъмәтҗанова.

Урынбасар билгеләп үткәнчә, дәүләт программасы Татарстанга кайтырга теләүчеләргә мәгълүмати һәм норматив-хокукый ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Моның өчен каралачак чыгымнар күләме 8 млн 903 мең сум булыр дип планлаштырыла. Моның 4 млн 451 мең сумы 2017 елда тотылачак. Бу акчалар Татарстан бюджетының чыгым өлешендә күрсәтелгән.

Дәүләт программасында катнашырга теләүчеләр эшкә яраклы яшьтә (балигълык яшенә җиткән), хезмәткә яраклы булырга тиеш. Республиканың эш базарында ихтыяҗ булган һөнәр ияләре, бигрәк тә галимнәргә, табибларга, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, югары технологияләр белән шөгыльләнүчеләргә өстенлек биреләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/11/150090/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев