Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чүп-чар арта, контейнерлар кайда?

2016 ел мәгълүматлары буенча, Татарстанда каты көнкүреш калдыкларының күләме 1 миллион 573 мең тоннага җитә. 2010 елдан аның күләме якынча 370 мең тоннага артты. Татарстан республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов әнә шундый мәгълүматлар китерде. - Каты көнкүреш калдыклары белән эш...

2016 ел мәгълүматлары буенча, Татарстанда каты көнкүреш калдыкларының күләме 1 миллион 573 мең тоннага җитә. 2010 елдан аның күләме якынча 370 мең тоннага артты. Татарстан республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының калдыклар белән эш итү бүлеге башлыгы Рөстәм Богданов әнә шундый мәгълүматлар китерде.


- Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсе соңгы дистә еллар дәвамында җирле үзидарә органнары карамагында иде, - ди Рөстәм Богданов. - Күпчелек муниципалитетларда калдыкларның исәбе алып барылмады. Бездә чүп-чарны урнаштыру өчен күп кенә объектлар әле һаман да контроль-үлчәү чаралары белән җиһазландырылмаган. Шунлыктан Татарстанда ел саен күпме каты көнкүреш калдыгы хасил булуын әйтүе кыен.

Чүпне дә сортларга аерасы

Чүпне аерым җыю һәм сортларга аеру мәсьәләсе - Татарстан өчен иң актуаль проблемаларның берсе. Хәзерге вакытта бөтен республикада чүпне аерым җыю өчен 200гә якын контейнер, пластик шешәләр җыю өчен берничә йөз контейнер һәм терекөмешле лампа һәм батарея кебек куркыныч каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен йөзгә якын контейнер исәпләнә. Экспертлар билгеләп үткәнчә, Татарстан өчен бу күп түгел.


Бүгенге көндә республикада зур предприятиеләрдән чүп-чар җыю белән шөгыльләнүче 10га якын эре компания бар. Ә халыктан икенчел чимал җыючы шәхси компанияләр тагын да күбрәк. Икенчел чималның иң популяр төрләре - катыргы һәм полиэтилен. Әлеге исемлектә шулай ук пластик, металл һәм пыяла да бар. Әгәр халыктан җыелган көнкүреш калдыкларында икенчел чимал 10-13 процент чамасы тәшкил итсә, оешмаларныкында әлеге күрсәткеч, теге яки бу компаниянең эшчәнлек төренә карап, 40-50 процентка кадәр җитә.


Предприятие икенчел чималны эшкәртергә биргәннән соң, калдыкларны сортларга аеру комплексына алып китәләр. Калдыклар конвейердан узганда төйгечләп тыгызлана һәм аерым брикет рәвешенә килә. Шуннан соң компанияләр әлеге икенчел чималны эшкәртү предприятиеләренә сата. Мисал өчен, катыргы алга таба эшкәртү өчен Мари-Эл целлюлоза-кәгазь комбинаты һәм С.П.Титов исемендәге Чаллы катыргы- кәгазь комбинатына озатыла. Биредә аннан бәдрәф кәгазе, төрү материаллары ясыйлар.


Полиэтилен һәм пластикны эшкәрткәннән соң, төрү материаллары, торбалар һ.б. пластик эшләнмәләр әзерлиләр. Металлны кабат эретеп, икенчел чималдан яңа детальләр ясыйлар. Россиядә бүгенге көндә ихтыяҗ иң аз булган икенчел чимал - пыяла.

Пыяланы ник җыймыйлар?

- Пыяланы утильләштерү проблемасы берничә факторга бәйле, - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына «Идел буе экология компаниясе» директоры Ольга Гудимова. - Беренчедән, закон чыгару инициативалары чынбарлыктан калыша. Хәзерге вакытта бездә пыяла савытны икенчел чимал буларак куллану тыелган. Элек пыяла шешә җыя торган пунктлар адым саен иде бит. Хәзер алар юк. Кешеләр шешәне чүплеккә чыгарып ата.


Пыяланы сортларга аеру - бик катлаулы һәм зур чыгымнар сорый торган эш. Пыяла калдыкларны төсенә карап аерырга, төрле дозаторлардан, ябыштырылган кәгазьләреннән арындырырга кирәк. Моны кулдан башкарырга да туры килсә, пыяланы эшкәртүгә әзерләү бик тә проблемалы эшкә әверелә.


Пыяла экологиягә куркыныч тудырмаса да, бик озак - йөзәр еллар дәвамында таркала. Пыяла калдыклар полигоннарда бик күп урынны били, бу - зур шәһәрләр өчен җитди проблемага әверелә. Европа илләрендә исә эшкәртелгән пыяланы, төзелеш материалларына кушып, йортлар салганда файдаланалар. Пыяла калдыкларны юл, рекультивация эшләрендә дә кулланырга мөмкин.


- Пыяланы сортларга аеруның үзкыйммәте бик югары, ә сатып алу бәяләре түбән, - ди Ольга Гудимова. - Беренчел чималдан товар җитештерү, икенчел пыяладан җитештерүгә караганда, күпкә файдалырак. Шунлыктан Россия һәм Татарстанда пыяланы икенчел чимал буларак куллану, кызганыч ки, бик тә чикләнгән. Гәрчә, пыяланың потенциалы бик зур.

Катыргы җыю файдалы

«Чистая среда» - Татарстанның икенчел чимал базарында эшен яңа гына җәелдерә башлаган компанияләрнең берсе. Казанда ул - икенчел чималны кабул итү буенча бишенче стационар пункт. Март аенда Татарстан башкаласында аларның санын 20гә җиткерергә ниятлиләр.


- Без халыктан катыргы, макулатура, пластик шешәләр, пленка җыябыз, - ди «Чистая среда» компаниясе җитәкчесе Зарина Наумова. - Икенчел чималны акчага кабул итәбез. Иң файдалысы - катыргы тапшыру.


Катыргы җыеп, аны икенчел чимал кабул итү пунктына тапшыру күп кенә татарстанлылар өчен чып-чын бизнеска әверелгән. Әйтик, пенсионерларның көненә берничә тапкыр катыргы тапшырып, 300-400 сум акча эшләвенә бәйле мисаллар да бар.

Чүп-чар шәһәрне дә җылыта ала

Җыелган чүп-чар мәсьәләсе - бүген Хөкүмәт алдында торган иң кискен проблемаларның берсе. Кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да, калдыкларны термик ысул белән эшкәртә торган заводлар төзергә ниятлиләр.


- Минем фикеремчә, Россиядә чүп-чар яндыру заводлары төзү проблемасы экология күзлегеннән караганда әлегә күпертелгән, - ди «Идел буе экология компаниясе» директоры Ольга Гудимова. - Заманча технологияләр бик нык алга китте. Алар экологиягә предприятиеләрдән килгән зыянны киметүгә юнәлдерелгән. Әгәр чүп-чар яндыру заводы һәм полигоннан экологиягә килгән зыянны чагыштырсак, заводныкы сизелерлек азрак булачак. Зурайганнан-зурая баручы полигон шәһәргә бик зур куркыныч тудыра. Ул шулай ук әйләнә-тирә мохитне пычрата һәм халыкны агулый.


Эксперт сүзләренчә, Европаның күп кенә илләрендә чүпне термик ысул белән эшкәртүче заводлар экологиягә бернинди дә зыян китерми. Мисал өчен, Венада чүп-чар яндыру заводы торак сектор уртасында урнашкан. Биредәге йортлар калдыкларны яндырудан хасил булган җылылык хисабына җылытыла.

Чыганак: http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев