Чүп җыю турында бер фикер
Күптән түгел чүп җыюга кагылышлы бер тәкъдим белән мөрәҗәгать иттеләр.
Дөрестән дә, чүп җыю проблемасы бик четерекле. Әле менә бүген дә җыймаганнар: кәгазь, чүп-чар калдыклары капчык тоткынлыгыннан чыгып, азатлыкка тиендек дип шатланып, тирә-якка таралганнар.
Заманында чүп контейнерларын, билгеләнгән көннәрдән һич калдырмыйча җыю шарты белән бетердек түгелме? Ә чүп-чар шундый әйбер - ярты көн җыелмаса да, урамга тарала, аннан очып йөри башлый. Шуннан яз, көз айларында - ярый әле кар ява, югыйсә кыш та булыр иде - оешма-предприятиедә эшләүче, югары белемле интеллигенция вәкилләре шул чүпне җыеп йөриләр. (Шулай инде, чүп җыяр өчен махсус укыгач!)
Чүп-чар таралмасын өчен бик яхшы бер вариант бар, дип тәкъдим иттеләр. "Чүпне капчыкларга тутырып капка эчендә, лапаста, сарайда тотсыннар, урамга чыгармасыннар. Бердән - ямьсез, икедән, капчыклы, пакетлы чүпне урамга чыгарып аталар да оныталар. Караучысыз калган чүп-чар пакетына каргалар очып төшә, анда эт-мәчеләр актарына башлый һәм ул тиз арада тирә-якка тарала. Тракторның килгәнен күзәтеп торып, үзләре чыгарып арбага ыргытсыннар. Чүп - үзләренеке! Ни-нәрсә тутырганнарын да үзләре яхшы беләләр. Югыйсә кирәксә-кирәкмәсә, "Әйдә, ташлыйлар аны шунда", дип ягып яки бакчага күмеп булырдай әйберләрне дә урамга чыгаралар", - диде ул.
Менә шундый фикер. Языгыз әле, тагын нинди тәкъдимнәр бар? Уйлашыйк...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев