Әтнәләр җавап бирергә әзерме
Без кемнеңдер яраларын яңартканбыз икән, чын ихластан гафу үтенәбез. Ышаныгыз, кемнеңдер исемен пычрату түгел иде уебыз.
Рәхәт заманда яшибез. Аллага шөкер - өйләребез иркен, тамакларыбыз тук. Кияргә кием мулдан, ризыкның тәмлесен генә сайлап ашыйбыз.
Әнә шул барлык белән, “тагын да артсын” дип дөнья куып, җаннарыбызның ташка әйләнүенә, үзебезнең кеше сөймәс булып үзгәрүебезгә генә игътибар итмибез. Кешедән калышмыйк дип мал-туарын асрап, каян мөмкин – шуннан тартып, йолыккалап, йорт-җир җиткерәбез. Өф-өф итеп, тәмледән-тәмлене ашатып, кешедә булмаганны киендереп, балалар үстерәбез. Берәрсе сүз генә әйтеп карасын, хәзер, җир җимертеп, олымы ул кеше, әллә кечеме – анысын уйлап та тормый, кара тавыш чыгарып, сүгәбез. Инде бакыйлыкка күчкәннәрне түгел, бер авылда яшәгән туган-якыннарның хәлен белергә дә онытабыз – күрешкәндә ят кешеләр кебек, “Исәнмесез”дән узмыйбыз. “Тукта, ярамас”, – дип, үзенчә кабердә яткан әти-әнигә багышлап Корьән ашы үткәргән булабыз – анда да кунакларның затлырагын, кирәклерәген чакырырга тырышабыз, гомер иткән күршеләр, ераграк туганнар калса кала – ул хакта уйларга вакыт юк. Ризыкны да сайлап кына әзерлибез: тегесе бара, монысы – юк, кеше алдында ким-хур булмаска, артыграк булса тагын да яхшы. Әнә шуларның барысын да безнең балалар да күреп торганны, кайчан да булса алар да нәкъ шулай фикер йөртәчәкне, бу килештән безгә киләчәктә ниләр күрергә язганны гына башыбызга кертеп тә чыгармыйбыз. Ә нигә? Без – дөрес, һәм вәссәләм! Кемгә ошамый – шул дошман. Ә җавапны барыбер бирергә туры киләчәк. Бу дөньяда булмаса тегесендә... Без әзерме соң моңа?!
Гомер буе тормыш атын җигеп барып, лаеклы ялга чыккач кына балаларына кирәге беткән абзый турында сайтыбызга мәгълүмат куйган идек.
Кемнедер күздә тотып түгел, тормышта була торган әнә шундый аяныч хәлләрдән чыгып. Газетага мәкаләсен дә бирәбез дип яздык. Яшьләр гыйбрәт алсын, өлкән якыннарына карата игътибарлы булсын дигән теләк белән. Укучыларыбызны газетага җәлеп итү иде уйда, аралашкан вакытта еш кына “гыйбрәтле хәлләр турында да языгыз”, – дип сорыйлар бит. Мондый хәлдә гаилә башлыгы да, әни кеше дә калырга мөмкин. Өйдән әти-әниләрен куып чыгарган балалар – кызмы ул әллә малаймы – аерма юк, республикада да, бөтен ил буенча да буа буарлык. Әнә шундый иде безнең уй. Тик кисәк кенә бик тә сәер хәлләр башланды. Редакциягә шалтыратып, “Яза күрмәгез инде” дип үтенәләр – безнең сайтка куйган мәгълүматны кайберәүләр үз исеменә алган! Югыйсә, ниндидер бер төгәл авыл исеме дә, мәкалә геройларының исем-фамилияләре дә язылмаган иде бит. “Каракның бүреге яна”, – диләрме әле? Бу бер яктан безне сөендерә дә – димәк, безнең сайтка керәләр, укыйлар, кызыксыналар. Әмма шул ук вакытта дөрестән дә, шундый гаиләләр бар икән бит. Дөрес, гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин – монда бер яклы гына фикер йөртеп булмый. Ничек кенә булмасын, мондый хәлдә калмас өчен, барысын да уртага салып хәл итәргә кирәктер. Кемдер килеп хәл итәр дип өметләнергә дә кирәкми. Аллам сакласын, андый хәлдә берәүгә дә калырга язмасын. Ә без кемнеңдер яраларын яңартканбыз икән, чын ихластан гафу үтенәбез. Ышаныгыз, кемнеңдер исемен пычрату түгел иде уебыз.
Еш кына без хөкүмәтне сүгәбез – янәсе, булышмый, акча аз түли, мөмкинлекләр юк. Хөкүмәт үзенчә тырыша – тик кабул иткән карарлар гына, таякның ике башы булган кебек, еш кына бер якка ярдәм булса, икенче якка каты иттереп сыртка килеп төшә. Сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына бирелгән өйләрне карагыз сез, күпме гаиләләрнең тынычлыгын алды, күпме туганнарны бер-берсенә каршы куйды ул. Чын хуҗаларының бу йортларда юньле-башлы берәр кич кунганнары булды микән – булганы да бик сирәктер, оныкларга бүләк булды ул, өлкәннәргә түгел.
Ә әти-әниләрне югалтуы бик авыр. Алар безгә тормыш бүләк иткән кешеләр, безне тәрбияләп үстереп, аякка бастырган затлар. Аларга карата игътибарлы булыйк, кулдан килгәнчә ярдәм итеп яшик.
Үзебезнең киләчәк, намус чисталыгы, яшисе көннәрнең тынычлыгы, балаларыбыз-ның да үзебезгә карата игелекле булуы хакына.
Бу тормышның язылмаган законы. Безгә кадәр шулай булган, бездән соң да шулай булсын иде. Чылбыр өзелергә тиеш түгел. Өзелсә, эш хәрап. Халыкта “Эт атасын танымас” дигән мәкаль бар. Хайван белән тиң булмыйк, зинһар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев