Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дамир Исхаков: Татар мәктәпләрендә белем бирү сыйфаты түбән

Профессор фикеренчә, бу проблеманы хәл итү өчен, махсус дәүләт сәясәте булдыру кирәк.

(Казан, 1 май, "Татар-информ", Рәмзия Закирова). "Кызганыч, соңгы елларда татар мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия бирү сыйфаты белән бәйле проблема аеруча актуальләште. Мәсәлән, республикада татар-төрек лицейлары эшләгән чакта әлеге уку йортларында бер урынга 20-24 кеше дәгъва итә иде. Чөнки сыйфат яхшы иде. Ә хәзер исә баласын татар мәктәпләренә бирергә теләүче ата-аналар юк дәрәҗәсендә, һәм бу нәкъ менә белем бирү сыйфаты белән бәйле", - дип саный тарих фәннәре докторы, профессор, этнолог Дамир Исхаков. Бу хакта ул "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында бара торган "Ком сәгате" тапшыруында белдерде.

Дамир Исхаков фикеренчә, төп мәсьәлә - татар мәктәпләренең үзенчәлеге булмауда. Аларда белем бирү сыйфатын күтәрү җиңел түгел, дип саный профессор. "Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен, махсус дәүләт сәясәте булу кирәк. Ә бездә ул юк. Беренче чиратта, сыйфатлы мөгаллимнәр тәрбияләү сорала. Ә бездә исә педагог булырга "теләүчеләрнең" күбесе - башка уку йортына керә алмаучылар", - дигән фикер әйтте галим.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев