Дару үләннәре белән дәвалану (фитотерапия) традицион булмаган медицина дип саналса да, күп кенә җимешләр һәм үсемлекләрнең дару буларак танылганлыгын беләсезме икән?
Аларның дәвалау тәэсире табибларның эш тәҗрибәсе белән генә түгел, ә бәлки чын даруларныкы кебек үк клиник сынаулар нәтиҗәсендә расланган. Шуңа күрә үсемлек-даруларны куллануның файдасы да гарантияләнгән. Әйе, үсемлекләргә генә бирешми торган чирләр дә бар анысы. Бу очракта үсемлек дару кебек үк бик тиз тәэсир итсә дә, организмга тиешле дәрәҗәдә шифасын биреп җиткерә алмый.
Миләш кан тамырларын ныгыта
Йөздән артыграк сорты бар. Иң әйбәт һәм файдалы төре - кара миләш (арония). Бакчачылар аны - талымсыз булуы, мул уңыш белән сөендерүе өчен, ә фитотерапевтлар кан тамырлары тышчасын ныгыту, сузылмалылыгын арттыру мөмкинлеге бирердәй флавоноидларга бай булуы өчен ярата.
Кара миләш шулай ук кан басымын да төшерә. Әмма кайвакыт йөрәк-кан тамырлары системасы "чыгымчылаганда", арония кан басымын кинәт кенә төшерергә мөмкин. Шуңа күрә аны артык күп кулланырга ярамый.
Рецепт
Бер аш кашыгы кипкән җимешкә бер стакан кайнап торган су салып, 30 минут төнәтергә. Көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәргә.
Ташкабак шешенкелекне бетерә
Калориясе иң аз дәрәҗәдәге яшелчә бу (100 грамында - 27 ккал). Клетчаткага бик бай булуы нәтиҗәсендә туклыклы да. Ташкабак организмда җиңел үзләштерелгәнлектән, ашказаны, эчәкләр, бавыр (гепатит, холецистит, үт куыгында таш барлыкка килү) ялкынсынганда билгеләнә торган барлык диеталар составына керә. Сидек кудыру үзенчәлегенә ия булганлыктан, еш кына шешенкелеккә китергән йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен алыштыргысыз яшелчә. Ташкабакның кечерәкләре (10-15 см) бигрәк тә сихәтле: аларда файдалы матдәләр, кем әйтмешли, "мыжгып" тора.
Рецепт
Ташкабакны пешерү: чистартып, боҗралап турарга, өстенә бераз гына тоз сибеп, үсемлек мае бөркергә. Газ мичендә (10 минут) яки мультиваркада (7 минут) пешерергә. Табынга яшел тәмләткечләр белән бизәп куярга.
Агач гөмбәсе рак авыруын булдырмый
Каен кәүсәсенә ябышып үскән күп еллык паразит-гөмбә (чага) минераль тозларга, биологик актив матдәләр һәм органик кислоталарга гаять бай. Рәсми медицина тарафыннан танылган гөмбә - аның нигезендә дару җитештерәләр.
Фитотерапия өлкәсендә агач гөмбәсе төнәтмәсе элек-электән яман шеш авыруларын кисәтү (әмма дәвалану өчен түгел!) максатында кулланыла.
Рецепт
100 г гөмбәгә 1 литр кайнаган су салып, 6 сәгать тотарга. Йомшарган гөмбәне изеп, 1 литр җылы суда бер тәүлек дәвамында караңгы урынга куеп төнәтергә. Сөзеп, көненә 3 тапкыр стаканның өчтән бер өлеше күләмендә эчәргә.
Кура җиләге аспиринны алыштыра
Организм өчен үтә файдалы бу җиләктә салицил кислотасы бар. Ә ул аспирин (ацетилсалицил кислотасы) кебек тәэсир итә - ялкынсынуны киметә, тән температурасын төшерә, авыртуны баса һәм канны сыеклата. Шул ук вакытта кура җиләгенең башка органнарга тамчы да зыяны юк (ә аспирин, озак кулланганда, ашказанының лайласыман тышчасына бәрергә мөмкин, шуңа күрә бу даруны ашказаны җәрәхәтеннән һәм гастриттан интегүчеләргә саклык белән генә кулланырга кирәк).
Салицил кислотасы җиләктә термик эшкәрткәннән соң да сакланып кала. Шуңа күрә кура җиләген чи килеш кенә түгел (әмма ярты стаканнан артык ашау киңәш ителми), кайнатма, джем, компот рәвешендә дә шикләнмичә кулланырга була. Киптерелгән җиләк бигрәк тә зур дәвалау үзенчәлегенә ия (чи җиләктә ялкынсынуны бетерү, тән температурасын киметү үзенчәлеге юк). Ул үзенең сихәтен ел дәвамында саклый.
Кура җиләге фолий кислотасына да бай. Монысы яшь ханымнарга сау-сәламәт бала табу мөмкинлеген арттыра.
Рецепт
Салкын тигәннән җиләкле чәй: 1 аш кашыгы кипкән җиләккә 200 г кайнап торган су салып пешерергә һәм чәй кебек эчәргә.
Ватаным Татарстан
Чыганак: http://www.tulachi.ru/tt/2016-03-30-07-17-22/item/7988-daru-%E2%80%93-%D3%99r%D3%99m-akcha-ki%D2%A3%D3%99sh-tabyish-serl%D3%99re.html
Нет комментариев