"Диңгез, ут, хатын-кыз - бертөрле..."
....Локман Хәким ерак сәфәргә китәр алдыннан улына нәсыйхәт кылып әйткән: "Диңгез, ут, хатын-кыз - бер төрле. Алардан башка яшәү дә авыр, аларның нәрсә китереп чыгарасын да белеп булмый. Диңгезгә ышанычлы көймә белән кер, ут белән сак эш ит. Байлар, җитәкчеләр дә ут кебек, бик якынайма - янарсың, бик ерагайма -...
....Локман Хәким ерак сәфәргә китәр алдыннан улына нәсыйхәт кылып әйткән: "Диңгез, ут, хатын-кыз - бер төрле. Алардан башка яшәү дә авыр, аларның нәрсә китереп чыгарасын да белеп булмый. Диңгезгә ышанычлы көймә белән кер, ут белән сак эш ит. Байлар, җитәкчеләр дә ут кебек, бик якынайма - янарсың, бик ерагайма - туңарсың. Сереңне хатыныңа сөйләмә".
Әтисе киткәч, улы аның сүзләрен сынап карамакчы була. Шәһәр башлыгының бер куштаны белән дуслаша, яңа байдан әҗәт ала, бер сарык суеп пешереп, капчыгына тутырып өенә алып кайта. Хатыны капчыкта нәрсә барлыгы белән кызыксынгач: "Әй минем сөекле хатыным, сахрада берәү белән ачуланыштык, үтереп котылдым - югыйсә мине үтерә иде, зинһар, берәүгә дә сөйләмә, сиңа гына әйтәм", - ди. Көннәрдән беркөнне хатыны белән сүзгә килделәр. Хатыны әйтте: "Үзеңне бел, мин дигәнчә булмаса, үзеңне зинданга яптырам". Ире ачуланган булып хатынына сукты, шуннан хатыны өйдән йөгереп чыгып, каравыл кычкырды: "Минем ирем фәлән көнне берәүне үтерде, бүген мине үтермәкче була, коткарыгыз!" Халык җыелды, бу хәбәр шәһәр башлыгына иреште. "Локман Хәкимнең улын зинданга ябыйк, кем алып килә?" - диде ул. Теге куштан дусты: "Үзем алып киләм, мин аны беләм", - дип, Локман Хәким улын алырга сакчылар белән килде. Ул ялварды: "Син бит минем якын дустым, бу бәладән качарга ярдәм ит", - диде. Дусты тыңламады, кулларын бәйләтеп алып китте. Моны ишеткән яңа бай тиз килеп җитте: "Тизрәк минем алачагымны бир", - диде. "Хәлем авыр, күрмисеңмени, бераз көтеп тор", - дигәч, ризалашмады, өеңне яндыртам, дип куркытты. Локман Хәкимнең улы әҗәтен кайтарды.
Шәһәр башлыгы янына алып килгәч, шәһәр башлыгы: "Әй, хөрмәтле кешенең улы, гаҗәп эш кылдың. Сиңа килешми, хөкем итеп җәзага тартабыз", - диде. Локман Хәкимнең улы әйтте: "Үлгән кешенең никадәр җәрәхәте булса, мине дә аннан артык җәрәхәт кылмый үтерегез", - диде. Хатыны сөенә-сөенә капчык яшерелгән урынны күрсәтте. Капчыкны шәһәр башлыгы янына алып килделәр, ачып карасалар - пешкән сарык ите. "Бу ни хәл?" - дип сорадылар. Локман Хәкимнең улы әтисенең нәсыйхәтләрен тәҗрибә кылып каравын әйтте. Бу күпләр өчен сабак булды.
Локман Хәким кол вакытта хуҗасы аны бакчасына җимеш җыярга җибәрә. Барлык коллар күп итеп җимеш ашый, ләкин Локман Хәким ашамый. Рөхсәтсез ашаган җимеш хәрәм була, калебне каралта, ихтыяр көчен бетерә.
Юләрләр арасында бер акыллы булса, юләрләр аны диванага чыгарып көлә. Төрекмән язучысы Мәхдүмколый да бит: "Ишәкләр янында ишәк кебек бул, чын йөзеңне ачма", - дигән. Коллар да Локман Хәкимнән көлгән һәм кайткач сүз берләшеп: "Ул җимеш ашады", - дип хуҗага җиткергән. Бар шаһитлар да Локман Хәкимгә каршы. Хуҗасы ачуланып: "Сиңа нинди җәза бирим?" - дигәч, Локман Хәким: "Син барыбызга да күп итеп җылы су эчер, аннан йөгерергә мәҗбүр ит, хакыйкатьне күрерсең", - дигән. Күп итеп җимеш ашаучыларның барысы да йөгергәндә коскан, Локман Хәкимнең генә су чыккан. Хуҗа эшнең ни икәнен аңлаган. Локман Хәким зарланмаган, әләкләмәгән, хәтта акланмаган да, үзенең зирәклеге белән кыен хәлдән чыккан.
* * *
Локман Хәким Дауд (г-м) янына килгән. Дауд (г-м) тимерчелектә тимердән вак боҗралар ясау белән мәшгуль икән. Локман Хәким сәлам биреп килеп утырган, карап тора башлаган, нәрсә ясыйсың, дип сорамаган. Дауд (г-м) боҗраларны бер-берсенә тоташтыра башлаган, сугыш киеме - көбә күлмәк килеп чыккан. Сокланып: "Нинди нык күлмәк чыкты, хуҗасын дошман угыннан, кылычыннан саклар инде", - дигән.
Локман Хәким:
- Сабырлыгым аркасында сорау бирми дә эшеңнең нәтиҗәсен күрдем. Тәкъдиремне исемә төшердем. Тормышта бер-берсенә бәйләнмәгән күпме вакыйгалар була. Кайберенә борчылабыз, бәргәләнәбез, сабыр итә белмибез. Безгә язган бездән беркая да китми, менә шушы күлмәк кебек - безнең өстә. Һәр эш Аллаһның тәкъдире белән. Бер-берсенә бәйләнгәч, тормыш була. Тормыш әнә шул боҗралар кебек ваклыклардан тора, вакланмасаң, бербөтен гүзәл кием кебек була. Вакланмыйча сабыр иткәннәр генә матур нәтиҗәсен күрә.
***
Локман Хәкимнең бер дусты булган, Локман Хәкимне шулкадәр хөрмәт иткән, ризыгын да иң элек аңа тәкъдим иткән. Бервакыт дустына кавын китергәннәр. Ул, кавынны кисеп, Локман Хәкимгә биргән, Локман Хәким бик тәмләп ашый башлаган. Аңа кызыгып дусты да ашый башлаган икән, кавын авызга алгысыз әче булган. Гаҗәпләнеп: "Ни өчен әче, дип зарланмадың?" - дигән. "Мин кавынга түгел, бирүче кулга игътибар иттем. Чын дус кулында әче әйбер дә татлы була, чын дус янында караңгылык та яктырып китә, авырлыклар да җиңеләя", - дигән Локман Хәким.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ
("Локман Хәким нәсыйхәтләре" китабыннан кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев