Динара Смаганы беләсезме?
Казаннан Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбенә барып укыткан Динара Смагадан укучылары көн саен хәл белешә. Динара әйтүенчә, юлларда бернинди проблема да юк икән. Көн саен 60ар чакрым кайтып-китәргә бернинди кыенлык тудырмый, ди. Хезмәт хакының алты мең сумы юл чыгымнарына китә. "Буран дип машинада чыгарга курыксаң, өеңдә генә утыруың хәерлерәк. Мин салкынны...
Казаннан Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбенә барып укыткан Динара Смагадан укучылары көн саен хәл белешә.
Динара әйтүенчә, юлларда бернинди проблема да юк икән. Көн саен 60ар чакрым кайтып-китәргә бернинди кыенлык тудырмый, ди. Хезмәт хакының алты мең сумы юл чыгымнарына китә. "Буран дип машинада чыгарга курыксаң, өеңдә генә утыруың хәерлерәк. Мин салкынны бик яратам. Кыш шундый булырга тиеш тә инде ул. Өйгә кичке биштә кайтып җитәм. Атнага бер методик көн алам", - дип сөйли 32 яшьлек педагог. Дөрес, ул әле узган елның декабрь аенда гына эшкә урнашкан. Комыргуҗа мәктәбендәге инглиз теле укытучысы декрет ялына чыккач, Әтнә районында яшәүче туганнары Динарага авылда эш тәкъдим иткән. Чая кыз күп уйлап тормаган: мәктәпкә барып, укытучылар, укучылар белән танышып кайткан. Барысы да ошаган! "Миңа чит илләрдә күп йөрергә туры килде. Анда еракка барып эшләү - гадәти күренеш. Шуңа күрә авылга барып укытуда шаккатарлык нәрсә күрмим. Ә менә укучыларыма шәһәрдән килеп укытуым гаҗәп тоела. Алар минем тормышым белән кызыксынып тора. Бөтен нәрсә акча белән үлчәнми бит. Минем өчен теләсә кайда үземне уңай хис итү күпкә мөһимрәк. Ирем Станислав та каршы түгел. Киресенчә, хатын-кыз өчен укытучыдан да яхшырак һөнәр була алмый, дип күңелемне күтәрергә тырыша. Улыбыз Аронга - 2 яшь ярым. Төрле җирдә яшәргә була. Әмма әлегә гаилә белән авылга күченеп килү турында уйлаганыбыз юк", - ди укытучы.
Кызык, педагогик вузларны тәмамлаган яшьләрнең күбрәк шәһәрдә каласы килә. Ә Динара Смаганың исә күңеле авыл мәктәбенә тартылган. Америкада алты ел яшәп кайткан кыз шәһәрдә күпкә акчалырак эш тә таба алган булыр иде. Казандагы татар гимназиясендә һөнәри осталык буенча түгәрәк алып барган ул. Татар теле буенча курслар тәмамлаган. Әмма туган телемдә әлегә иркенләп сөйләшә алмыйм, ди. Шуңа күрә авыл мәктәбе аңа татарчасын камилләштерү өчен үзе бер тәҗрибә булачак. "Шәһәр мәктәбендә эшләргә теләмим. Анда бер сыйныфта 23 бала булганда, төркемгә бүлеп булмый. Минем өчен авыл мәктәбендә эшләү күпкә кызыклырак. Балаларда уку теләге дә көчлерәк.
Сыйныфларда бала саны аз булганда, инглизчәгә яхшырак өйрәтеп булачак. Авылда сыйныфта, иң күп дигәндә -12, ә иң азы - 4 укучы. Кайчак бер укучыдан 5-10ар тапкыр сорыйм", - ди ул.
Комыргуҗа мәктәбенә 7 авылдан килеп укыйлар. Барлыгы 76 бала белем ала. Динара - мәктәптә бердәнбер инглиз теле укытучысы. 1 нче сыйныфларда түгәрәк алып барса, башлангычта атнага - 2, башкаларында 3 сәгать дәрес укыта. "Һәр сыйныфның үсешен күзәтәм. Әйтик, башлангыч сыйныф укучыларының күбрәк яңа сүз өйрәнәсе килсә, уртанчылар - тыңларга, ә югары сыйныф укучылары күбрәк сөйләргә ярата, - ди, күпмедер нәтиҗә ясап. - Балада уку теләге юк дигән сүз белән бөтенләй килешмим мин. Ул һәр балада бар, әмма күренмәскә генә мөмкин. Бары педагогның дөрес юнәлеш бирүе кирәк. Шул чакта балалар синең агымда йөзә башлаячак".
Балаларга дәрестә генә түгел, инглиз теле белән һәрвакыт дус булырга туры килмәгәе әле. 8 Март бәйрәменә инглиз телендә спектакль куярга җыеналар. Яңа ел бәйрәмендә бергәләп газета чыгарганнар. Изге Вәли көнендә тартма куеп, теләкләрен язып салачаклар. Чыгарылыш укучыларына да кызыклы бүләк әзерләмәкчеләр.
Динара үзен бик таләпчән укытучы дип саный. "Диктантны иртәгә китерәм, фәлән биремне дәрестән соң тапшырам, дигәнне җенем сөйми. Калган эшкә кар ява. Бөтенесен дә вакытында эшләүләрен таләп итәм. "2ле"ләрсез дә булмый", - ди.
- Авыл баласы гомер-гомергә "апа" дип әйтергә гадәтләнгән. Сезгә ничек дәшәләр?
- Көллият, вузларда укытучыга әтисе исемен кушып дәшәләр. Алдан өйрәнсәләр, яхшы бит. Тик "апа" дип әйтсәләр, берәүне дә ачуланмыйм. Шулай ук ...
Тулысы белән укыгыз: http://vatantat.ru/index.php?pg=234
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев