Дөньяда ел саен 650 мең кеше гриппка бәйле авырулардан үлә
Фәкыйрь илләрдә яшәүчеләр, шулай ук 75 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үлем очраклары аеруча күп.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сезонлы грипп белән бәйле авырулардан үлүчеләрнең артуга таба баруын билгеләп үтә. Ел саен 650 мең кеше шундый авырулардан үлә, ә күптән түгел генә ул 500 мең кешедән артмый иде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Фәкыйрь илләрдә яшәүчеләр, шулай ук 75 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үлем очраклары аеруча күп. Бу җәһәттән Африканың Сахара чүленнән көньяктарак урнашкан төбәге, шулай ук Урта диңгезнең көнчыгышы һәм Көнья-Көнчыгыш Азия илләрендә вәзгыять бигрәк тә катлаулы.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының гадәттән тыш хәлләр программасы директоры Питер Салама әйтүенчә, барлык илләр дә «алдагы эпидемияне көтмичә, гриппның таралышын контрольдә тоту юнәлешендә бергәләп эшләргә тиеш».
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/14/154264/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев