Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Олег Шайтанов тузганаклар соңгы арада күбәйде, дип саный.
-Ул безнең басуларны бик нык чүпли һәм бик күп уңышны бетерә. Бигрәк тә сөрелми, тирәнтен эшкәртелми торган кырларга зыяны күп тия. Азык культуралары чәчелгән басулар аеруча да чүпләнә. Терлек азыгына эләккән очракта, тузганак азыкны яраксызга әйләндерә, чөнки әчкелтем тәме аркасында маллар андый үләнне ашамый.
Олег Шайтанов билгеләп үткәнчә, табигать өчен тузганак бик файдалы үлән. Чөнки ул иң беренчеләрдән булып чәчәк ата. Шул рәвешле бал кортларына, бөҗәкләргә азык булып тора.
Авыл хуҗалыгы белгечләре тузганак артуның тагын берничә сәбәбен атады. Әмма бу сәбәпләрнең берсе дә фәнни яктан ныклап өйрәнелмәгән, шул сәбәпле аларны гипотезалар дип кенә атап була.
1. Басуларны тирән сукаламыйча чәчү - "поверхностная обработка почвы" кертелгәнгә бу үләннең тамыры җирдә кала;
2. Авыл кешесенең сыер асраудан читләшүе нәтиҗәсендә тузганак чәчәк атып, орлыгын коярга берни комачауламый;
3. 2010 елгы корылык нәтиҗәсендә җирнең структурасы үзгәрде - төгәл генә әйткәндә грунт сулары белән җир өслеге арасындагы капиллярлар системасына зыян килде һәм тамырларын тирәнгә җибәрә торган билчән, эт эчәгесе кебек чүп үләннәрнең тамыр системасына зыян килде, алар юкка чыга башлады. Алардан бушап калган урынны тамыры җир өстенә якын яткан тузганак ала.
Нет комментариев