Җәүдәт абыйның яңа китабы
Кышлау авылында яшәүче хәбәрчебез Җәүдәт Әхәт улы Фәйзрахманов "Бәхетемне таптым" дип исемләнгән яңа китап чыгарды. Китап Казанда "Бриг" нәшрият-полиграфия компаниясе тарафыннан нәшер ителгән. Әлеге җыентыкка Җәүдәт Фәйзрахмановның төрле темаларга иҗат ителгән шигырьләре тупланган. "Бар кешенең дә дөньяга карашы бертөрле була алмаган кебек, эшчәнлекләрендә шактый зур аермалыкларны да, бер-берсенә охшашлык чалымнарын...
Кышлау авылында яшәүче хәбәрчебез Җәүдәт Әхәт улы Фәйзрахманов "Бәхетемне таптым" дип исемләнгән яңа китап чыгарды.
Китап Казанда "Бриг" нәшрият-полиграфия компаниясе тарафыннан нәшер ителгән. Әлеге җыентыкка Җәүдәт Фәйзрахмановның төрле темаларга иҗат ителгән шигырьләре тупланган.
"Бар кешенең дә дөньяга карашы бертөрле була алмаган кебек, эшчәнлекләрендә шактый зур аермалыкларны да, бер-берсенә охшашлык чалымнарын да күрә алабыз. Бу шулай ук әдәби процесста да күзгә ташлана. Кемдер шигырь, хикәя, мәкалә язамы - аларның да стиль үзенчәлекләре төрле-төрле булып, әйтәсе фикерне берәүләр тормыш агышын нәкъ булганча чагылдырырга омтыла. Мин, шәхсән, үзем дә бу өлкәдә әллә ни эшләр башкарган кеше түгел, шулай да дөньяны, табигатьне, кеше характеры ничек бар, шул рәвешчә тасвирларга омтылам, сурәтләү чараларын да кайвакыт төрлечә кулланам, саранрак чакларым да була..."- дип яза автор.
Шигырьләренең фәлсәфилектән күбрәк публицистик характерга тартым икәненә дә басым ясый Җәүдәт абый. Монысының сәбәбен авыл баласы булуыннан күрә. "Авыл мине бәхетле итте. Башкалар бәхетне читтән эзләгәндә, мин аны укытучы буларак авылда таптым", -дип яза.
Сугыш китергән афәт, балалчак, яшьлек еллары хатирәләре - барысы да китапта чагылыш таба. Берсен укып карагыз.
Кышлавым
Ерактан ук ямьле булып,
Күренә туган авыл.
Үрне төшсәң җәйрәп ята
Елгаларың һәм тавың.
Урамнарның бакча башын
Каен кызлары бизи.
Чишмәләрнең көмеш суы
Челтерәп нидер көйли?
Йортларың да төп-төз, матур,
Уйный кояшта нуры.
Мәчет ае балкып тора
Тәрәзәләргә туры.
Әй, Кышлавым, җырга, моңга
Осталар синдә генә.
Айлы кичләр, сихри төннәр,
Сагынуны басар менә.
Гармунчылар гармуннарын
Сандугачтай сайрата.
Авылымның ал таңнары
Хәсрәтләрне тарата.
Авылдашлар бар нәрсәгә
Шундый булганнар инде.
Сезне сагынып кайтып килеш,
Китеп булмас та инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев