Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел башыннан Татарстанда 203 кеше алкоголь белән агуланып үлгән

Агымдагы елның 9 аенда республика территориясендә алкоголь белән агулануның 543 очрагы теркәлгән.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елның гыйнвар-сентябрь айларында 203 кеше сыйфатсыз алкоголь яки ялган аракы белән агуланып үлгән. Республика территориясендә барлыгы 543 очрак теркәлгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның Татарстан буенча матбугат хезмәте.

Республикада алкоголь белән агуланучыларның 90 процентка якыны 18 яшьтән өлкәнрәк, балаларга һәм үсмерләргә 5 әр процент туры килә. Зыян күрүчеләрнең 78 процентын ир-атлар тәшкил итә. Кагыйдә буларак, алар эшләми торган гражданнар (39,4 процент). Зыян күрүчеләр арасында эшли торганнар 19,9 процент, пенсионерлар 18,6 процент, укучылар 8,7 процент исәпләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/10/152087/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев