Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Елмаеп алыйк әле

- Айнур, минем компьютерым эшләми. - Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? - Әйе, барыбер эшләми. - Розеткага тыкканмы? - Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. - Ә шырпы нигә? - Бездә утны сүндерделәр. *** Кибеткә бандит керә дә кибетчедән сорый: - Исемең ничек? - Әлфия. - Минем...

- Айнур, минем компьютерым эшләми.
- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?
- Әйе, барыбер эшләми.
- Розеткага тыкканмы?
- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.
- Ә шырпы нигә?
- Бездә утны сүндерделәр.
***
Кибеткә бандит керә дә кибетчедән сорый:
- Исемең ничек?
- Әлфия.
- Минем әнинең дә исеме Әлфия, мин сиңа тимим. Аннан бер егеттән исемен сорый.
- Минем исемем Сәлим, ләкин дуслар Әлфия дип тә йөртәләр.
***
Казан урамы буйлап троллейбус бара. Йөртүче тукталышларны игълан итеп бара:
- Киләсе тукталыш - Сыртланова.
Үтеп китәләр.
- Сыртланова тукталышы. Киләсе тукталыш - Гарифьянов.
Тагын үтеп китәләр.
- Гарифьянов. Киләсе тукталыш - бертуган Касимовлар...
Шунда йөртүче янына бер бабай килә дә:
- Улым, минем фамилия Хабибуллин. Миңа кайчан төшәргә?
***
Ире командировкадан кайтып керсә, бүлмәдә статуя тора ди.
- Нәрсә бу?
- Әй, кадерлем, мин аны распродажадан алдым, Аполлон статуясы, ошады, арзан да иде...
Кичке ашны ашап, йокларга яталар. Хатыны йок-лап киткәч, ире тора да берничә бутерброд белән чәй ясап, статуя янына килә:
- Әй, Аполлон, мә ашап ал. Алайса мин беркөнне сутка буе Геракл булып басып тордым, берәү дә хәтта су да китермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев