Еники морза
Авыл тарихын өйрәнгән саен яңа мәгълүматлар килеп чыга. Эзләнүдәге төп юнәлеш - авыл шәҗәләрен, фәндә билгеле булган Түбән һәм Югары Көек авылларын нигезләүче Үбәк һәм Көбәк исемнәренә бәйләү («Әтнә таңы», 10 июнь, 2016 ел, № 42). Ревизияләргә кадәр алып барылган рус администрациясенең тасвир (исәп) кенәгәләрендә Әтнә ягы авыллары, аның кешеләре...
Авыл тарихын өйрәнгән саен яңа мәгълүматлар килеп чыга.
Эзләнүдәге төп юнәлеш - авыл шәҗәләрен, фәндә билгеле булган Түбән һәм Югары Көек авылларын нигезләүче Үбәк һәм Көбәк исемнәренә бәйләү («Әтнә таңы», 10 июнь, 2016 ел, № 42). Ревизияләргә кадәр алып барылган рус администрациясенең тасвир (исәп) кенәгәләрендә Әтнә ягы авыллары, аның кешеләре турында күп нәрсә белергә була. Ләкин аларда татар исемнәре русча үзгәртелеп язылган (Писцовая книга Казанского уезда 1647-1656 г.г. М., 2001. Писцовая книга Казанского уезда 1602-1603 г.г., Казань, 1978). Соңгысы Иван Болтин төзегән исәп кенәгәсе дип тә йөртелә.
Руслар Казанны алгач, патшага эшләгән ниндидер яхшылыклары өчен Яуш һәм Еники патша указы белән князь, морза дәрәҗәләрен алган кешеләр.
Бу титул нәселдән нәселгә күчеп килгән. Петр I патшалык иткәндә бу титулны алу өчен рус диненә, исеменә күчергә кирәк булган. Шулай эшләмәсәләр князь, морза исемнәре бирелмәгән.
Бәрәзәдән Мостай улы Шөдәк Иске Өҗемгә мулла булып килгән. Шөдәкнең улы Мамай, Мамайдан Җәнәкәй туган, Җәнәкәй тәсвир кенәгәсендә (1602-1603) Еники дип күрсәтелә. 1572-1573 елларда Еники морза Арча якларында кабак тоткан. Еникиның Иске Мәңгәрдә җирләре булган. Бу җирләр 1590-1591 елларда Багыш князь Яушев кулына күчә. Багыш Яушевның кызы Еникиның улына барган. Алар кодалар булганнар. Җирнең күчүе, бәлкем, шуның нәтиҗәсе булуы бар.
Еникиның 1556-1557 елларда Бәрәскәдә дә җирләре булган. Аннан ул җирләр аның улы Сүбекәйгә - Үбәккә (Сабакай) күчә. Түбән Көек белән Югары Көек авыллары арасындагы басуны әле дә Җәнәкәй диләр. Күрәсең, монда да Еникиның урманнары, җирләре булган.
1647-1656 елгы исәп кенәгәсендә Көбәк, Уразмөхәммәт, Колмөхәммәт Сүбәкәевләрнең Печмәнтау авылында 188 десятина җирләре булуы күрсәтелә. Көбәк Сүбәкәевнең Иске Өҗемдә 40 десятинә, Әйшиязда 60 десятинә, Сөрде авылында 51 десятинә җире булуы әйтелә. Көбәк һәм Кадрәк Сүбәкәевләрнең Түбән Бәрәскәдә өч басуда 182 десятинә игенлек җирләре булган. Сүбәкәйнең яңадан Кулай (Колмөхәммәт түгелме?) һәм Шигай дигән уллары да булуы билгеле. Аларның Ногай юлындагы Юкәле авылында җирләре - утары (1647-1656) булуы теркәлгән.
Сүбәкәй һәм Шигай әтиләреннән күчкән морза дәрәҗәсен дә йөрткәннәр һәм Түбән Көек авылларына Үбәк һәм Көбәк үзләре түгел, ә аларның балалары нигез салган. Күчеп килүче буын үзеннән алдагы буынны онытмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев