Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшең нинди, чирең шундый

Эшләү акча янчыгын тулыландыра, әлбәттә, ләкин сәламәтлеккә дә сизелерлек зыян сала шул. Һәм, әйтергә кирәк, чирләрнең төрләре кешенең һөнәренә дә нык бәйле. Мәсәлән, күкрәктәге яман шеш һәм простата рагы төнге сменаларда эшләүчеләргә күбрәк яный икән. АКШ галимнәре төнлә хезмәт куючыларда бу чирләр традицион график буенча эшләүчеләрнекеннән 60 процентка күбрәк икәнен...

Эшләү акча янчыгын тулыландыра, әлбәттә, ләкин сәламәтлеккә дә сизелерлек зыян сала шул. Һәм, әйтергә кирәк, чирләрнең төрләре кешенең һөнәренә дә нык бәйле. Мәсәлән, күкрәктәге яман шеш һәм простата рагы төнге сменаларда эшләүчеләргә күбрәк яный икән. АКШ галимнәре төнлә хезмәт куючыларда бу чирләр традицион график буенча эшләүчеләрнекеннән 60 процентка күбрәк икәнен ачыклаганнар. Эш шунда, тәүлек ритмы бозылу шешкә каршы тора алучы мелатонин дигән йокы гормоны бүленеп чыгуны киметә икән.

Хәер, саулыкны ныгыта торган бер генә һөнәр дә юк бугай. Хәтта сәламәтлек эталоны саналучы спортчылар да организмнарын күп эшләтү аркасында аяк-куллар сызлавыннан, матдәләр алмашы бозылудан интегәләр. Артрит, симерү, югары кан басымы - инде ярышларда катнашуларын туктаткан спортчыларның даими юлдашлары.

Укытучыларда да һөнәри чирләр бәйләме белән. Алар күз күремнәре начараюдан, даими стресс аркасында йокысызлыктан, кан басымы күтәрелүдән, баш авыртудан зыян күрәләр.

Әлеге бәла медикларны да читләтеп үтми. Хирургларның аякларындагы юан кан тамырлары киңәя, терапевтлар чирләрне еш кына пациентларыннан йоктыралар, лаборантларны һәм фармацевтларны астма эштән чыгара. Моннан тыш, табибларның күпчелегенә психикалары бозылу да хас.

Һөнәри чирләр шактый тыныч күренгән һөнәр ияләренә дә хас. Чәчтарашлар, мәсәлән, астмага, дерматитка еш дучар булалар икән. Көне буе аягөсте торып, аларның аркалары, терсәкләре һәм аяклары да авыртып интектерә.

Төзүче һөнәре дә сәламәтлек өчен зыянлы. Авыр күтәрү, салкында эшләү аркасында аларның бүсерләре чыга, үпкәләре ялкынсына.

Әмма шулай да иң күп зыянны офис хезмәткәрләре ала икән. Көне буе утырып эшләгәнлектән, аларга симерү куркынычы яный, бу кешеләрдә тора-бара гастрит, диабет, импотенция, склероз, геморрой килеп чыга.

Татарстан Яшьләре газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев