“Эшләп кеше үлми икән...” – фоторепортаж
Иңнәрендә ил йөге "Эшләп кеше үлми икән..." Түбән Көек авылында яшәп, ныгымаган көйгә бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәргән, шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Харисә Мәхмүт кызы Мәхмүтова әнә шулай дип нәтиҗә ясый. Сүрия МИНГАТИНА "Алты класс белем белән фермада эшли башладым, заманы шундый, ул яшьтә үземә генә ышанып...
Иңнәрендә ил йөге
"Эшләп кеше үлми икән..."
Түбән Көек авылында яшәп, ныгымаган көйгә бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәргән, шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Харисә Мәхмүт кызы Мәхмүтова әнә шулай дип нәтиҗә ясый.
Сүрия МИНГАТИНА
"Алты класс белем белән фермада эшли башладым, заманы шундый, ул яшьтә үземә генә ышанып сыерлар группасын бирмәделәр, олыракларны ялга чыгардым. Әти сугышка чыгып китте, әни 5 бала белән калды. Аңа азрак булса да җиңел булсын дип, эштән йөгереп кайтып, өйдәге сыерны да саудым. Лабогрейкада эшләгән вакытны гомер буе --онытып булмады, урып-сугабыз, өйгә кайтып тору юк, яңгыр яуса гына кайтыла. Ул беләкләр канап, чеп-чи ит була...",- дип искә ала Харисә әби.
"Күрмәгәннәр калмады, эшләттеләр дә эшләттеләр, гәүдәле булгач иң алдан безне йөрттеләр, печәнен дә чаптык, урманын кисәргә дә өйрәндек", - дип апасының сүзен дәвам итте Түбән Көек авылында яшәүче сеңелесе Сәвия апа. "И-и-и, ул печән чабулар, аның хуш исләре, ул вакыттагы болыннар, ул матурлык, хәзер бөтенесен агач басып бетерде. Әтинең озын саплы чалгысы бар иде безнең, әти сугышка киткәч, әни бер ел чапса чапкандыр печәнне, шуннан соң мин чаба башладым. Чалгыны үзем таптадым, үзем кайрадым. Әле аны көн саен урламасыннар дип өйгә алып кайтып йөрдем, бик әйбәт чалгы иде ...", - Харисә әбекәй сөйли, 90 яше белән котларга, Рәсәй Президенты В.Путинның открыткасы, район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улының котлау сүзләрен, бүләкләрен тапшырырга барган район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова, Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы Фәргать Мөхәммәтгалиев белән без юбилярга һәм аның туганнары - киләсе елга тугызынчы дистәсен тутыручы Гайшә, 84 яшьлек Сәвия, 76 яшьлек Нурания апаларга сокланып, һәр сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлыйбыз. Гел бер-берсен олылап, хөрмәтләп торуларына гаҗәпләнеп тә куя күңел. "Без гомер буе шулай яшәдек, әниебез Хәдичәнең тәрбиясе. "Бер-берегездән аерылмагыз...", -диде.
Эшкә дә, чисталыкка барысы да әнидән күреп өйрәнелгән. Кайда гына булсак та, нинди генә вакыт булса да, бергә булдык. Абыебыз Нурәхмәт вафат. Әтиебез дә сугыштан исән сау кайта алмады. Казандагы туганнарымның да беркөн шалтыратмый, хәл сорамый калганнары юк. Хәлемне тавышымнан беләләр. Кан басымы, сөякләр сиздерә. Ул Шелонгер-Суслонгер урманнарын кисүләр, җәяү йөрүләр кая китсен...."- дип, ничек урман кискәннәрен дә сөйләп ала. "Барыбыз да кызлар, ник бер ир заты булсын, урман кисәбез. Киселгән агачларны аерабыз, кайсын ягарга, кайсын ике метрлап кисеп, өеп куябыз, аларын алып китәләр. План бирелә, аны үтәмәсәң ашарга бирмиләр, анысы бер тәлинкә шулпа белән бер телем ипи. Ул шулпада бер-ике бәрәңге була инде. Тора торган җиргә 5 км кайтасы бар, ул ипи ашалып бетә. Әле ягарга алып кайтмасаң, әкәй кертми фатирга. Иртөн ашарга әни пешереп, йомарлам итеп катырган бәрәңге боламыгы. Ул 18 көнгә исәпләнгән. Беткәч кайтып китәбез. Җәяүләп. Кайткач сәндерәгә менеп йоклыйбыз, идәндә салкын, юрган юк, палас кына ябынырга. Ике көннән тагын мәҗбүриләп, куркытып җибәрәләр, барырга нечкә аяклы ат бирәләр. 18 йомарлам бәрәңгене кыстырып ат янәшәсеннән атлыйбыз, тау төшкәндә генә утырабыз атка... Әй гомерләр..."- дип уфтанып ала әбекәй.
Үткән белән бүгенгене чагыштырып нәтиҗә ясыйбыз. Ул мәһшәрне күрмәүчеләргә бүгенге тормыш начар, шөкер итә белмибез. "Гомер буе фермада эшләп пенсиягә чыккач, рәхәтләнеп ял ит дип карадык. Юк туктамады, "Өйдә утырасым килми" дип, 17 ел медпунктта техник хезмәткәр булды. Әле дә эштә, туктаганы юк, өйгә йозак, кайтышыбызга ашарга пешкән була, лапаска да чыгып терлекләрне барлап керә, исән генә булсын, дибез. Шулпаны бик тәмле пешерә, кат-ат сөзә аны, әнинең бар эше җиренә җиткән булыр, агач өйне бик ярата, гөлләр үстерә, барысы да шау чәчәктә...", - дип сөйләп туя алмыйлар кызлары, гомере буе фельдшер булып эшләп лаеклы ялга чыккан Әминә апа белән Түбән Көек мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлсем Кадимова.
"Оныкларым бүләге бу чәчкә гөл", дип савытын кочаклап күтәргән Хәрисә әбекәйгә, аның сөйкемле йөзенә, килешле күлмәгенә сокланып карап торам. Сизеп алдымы, "Мин шулай тыйнак киенәм инде, ялтыравыкларны яратмыйм, кызларым әйткән иде аны. Гомер буе ялтырамадым, бүген генә ялтырап булмас..." , - дип, лилия чәчәген сыйпап куя. Биш онык, сигез оныкчыгын да күргән, аларның кадерле дәү әниләре, әбиләре булган ак әбекәйнең бугенге бәхете һәркемгә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев